Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гамил Афзалның тормыш иптәше Нәфисә Афзалова вафат

Кайгылы хәбәр. Халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гамил Афзалның тормыш иптәше Нәфисә Гани кызы Афзалова вафат.
Бу хакта Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге рәисе Рәфкать әфәнде Шаһиев җиткерде.

Нәфисә ханым озак еллар Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегендә сәркатип булып эшләде. Исемнәре татар дөньясына танылган язучыларның бик күп әсәрләре аның кулы гына түгел, җаны аша узып укучыга барып иреште.

Нәфисә ханым бүген Әлмәттә Гамил ага Афзал янәшәсендә җирләнәчәк. Урыны җәннәттә булсын.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр