16 май көнне Казан шәһәренең Габдулла Тукай әдәби музеенда «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләргә Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары һәм бүләкләре тапшырылды. Әлеге чара кысаларында Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал, Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, шагыйрәләр Рифә Рахман, Йолдыз Шәрәпова, Гөлзадә Бәйрәмова, Рәхимә Арсланова, язучы, драматург Рәдиф Сәгъди, галим һәм мөгаллим Рамил Ханнанов балаларга әдәби жанрлар буенча осталык дәресләре үткәрделәр.
Бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тарафыннан татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында уздырыла.
Яңа комментарий өстәргә