Бүген, 25 августта, Әлмәттә, каһарман шагыйрьнең һәйкәле янында Советлар Союзы герое, татар халкының бөек улы Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу чарасы узды. Мәрасимне нефть башкаласы администрациясе һәм ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оештырды.
Чарага Әлмәт муниципаль районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова, ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр, Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәнис Мортазин, районның мәгариф идарәсе башлыгының милли белем бирү буенча урынбасары, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Сиринә Җиһаншина, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова, язучылар, «Кызыл каурый» иҗат берләшмәсе әгъзалары, укытучылар, китапханәчеләр, журналистлар һәм шагыйрьнең иҗатын яратучылар килгән иде. Тәрбиячеләр, мәктәп укучылары, ветераннар Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.
«Бөек шагыйрь Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең тиңдәшсез каһарманлыгы илебездә яшәүче менә инде ничәнче буын кешеләрнең рухын ныгытып тора, — диде Гүзәл Хәбетдинова тантананы ачып. — Җәлилчә ватанны яратуның, кешеләрнең кадерен белүнең, изге максатлар белән яшәүнең, туган илең өчен гомереңне бирергә әзер булуның, фидакарь тугрылыкның нәрсә икәнен без беркайчан да онытмыйча киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш. Без бөек шагыйребезнең иҗатына, әсәрләренә сакчыл һәм игътибарлы карыйбыз. Балалар аның шигырьләрен укыйлар һәм каһарманнарның язмышлары турында беләләр. Хөрмәтле дуслар! Бөек шагыйребез Муса Җәлил мәңгелектә калсын өчен аның исемен йөрәгебез түрендә йөртик!»
ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр үз чыгышында шагыйрьнең Бөек Ватан сугышы чорында язылган шигырьләренең күбесе әле һаман табылмаган булуын искә төшерде. Аның сүзләренчә, иң ким дигәндә аның утызлап шигыре һәм бер поэмасы безгә әле һаман да кайтмаган. Шуны да истә тотарга кирәк, 1943 елның декабрь аенда гына да Җәлил 17 шигырь яза. Башка айларда да язылганнары булырга тиеш.
«Быел без Муса Җәлилнең юбилеен гына түгел, аның исемендәге премия лауреаты, бөек шагыйрьнең исемен милләткә кайтаруда гаять зур көч куйган фидакарь затларыбызның берсе Рафаэль Мостафинның 95 еллыгын билгеләп уздык. 2006 елда бастырып чыгарган мәкаләсендә ул Төркиядә Себер татары Казыйм Миршан белән очрашуы турында яза. Бу кеше кулына Муса Җәлилнең ике дәфтәре һәм тагын Әхмәт Симай, Абдулла Алиш, Габдулла Батталларның җиде дәфтәре килеп керә. Сугыш беткәч, Миршан аларны Италиядәге совет илчелегенә илтеп тапшыра. Ахыр чиктә алар Мәскәүгә, СМЕРШ архивларына җибәрелә. Махсус хезмәтләрнең архивларында бер документ та югалмый, ләкин бу архивларга беркемне дә кертмиләр дә. Рафаэль Мостафин кебек фидакарьләр җәлилчеләрнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүдән туктамас, алтын бәясеннән дә кыйбатрак бу тугыз дәфтәр татар халкына кайтыр дип ышанабыз!» — диде Равил Сабыр.
Каләмдәшләребез Миңзифа Әхмәтшина, Гүзәлия Галләмова, Рәфкать Шаһиев, Илүсә Нәбиуллина, Зөлфия Сираи-Муллаянова үзләре иҗат иткән һәм Муса Җәлил шигырьләрен укыдылар. Очрашуда шулай ук Зинаида Захарова, Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар да катнашты.
Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре батырлыгы хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде. Аннары чарада катнашучылар герой шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Резедә Шәмсуллина
Татарстан Язучылар берлеге һәм Әлмәт үзәк китапханәсе фотолары.






Яңа комментарий өстәргә