Татарстан җитәкчелеге Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Гәрәй Рәхим вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашу белдерде.
«Гәрәй Рәхим зур җаваплылык, хезмәт сөючәнлек, кешеләргә ихлас мөнәсәбәт, үз эшенә чиксез бирелгәнлеге белән аерылып торды. Гәрәй Рәхимнең күпкырлы иҗаты гомуммилли мираска әверелде, укучылар күңеленә юл тапты. Яраткан язучы, талантлы кеше турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр», диелә кайгынамәдә.
Некрологны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин, Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин имзалаган.
Гәрәй Рәхим 1941 елның 15 июлендә Татарстанның Лениногорск районы Аланлык (Федотовка) авылында туа. 1962–1967 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, ә 1981 елда — А. М. Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы әдәбият курсларын уза.
Гәрәй Рәхим әдәбиятка 60нчы еллар уртасында килә һәм шунда ук үзенең шигъри интонациясенең үзенчәлеге, лиризмны, фәлсәфи тирәнлекне, публицистик һәм нечкә юморны органик рәвештә тоташтыручы халык җырлары традицияләренә якын булуы белән игътибарны җәлеп итә.
Хезмәт иҗади эшчәнлеген ул 1967 елда «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып башлый, Татарстан китап нәшриятында, ТАССР Язучылар берлегендә, «Казан утлары» журналы редакциясендә эшли.
1980 елда Гәрәй Рәхим РСФСР Язучылар берлегенә милли әдәбият буенча өлкән консультант вазифасына чакырыла, ә аннары Идел буе һәм Урал төрки телле әдәбият комиссиясенең җаваплы секретаре итеп билгеләнә. Казанга кайткач, 1987 елда Гәрәй Рәхим ТАССР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, аннары «Шәһри Казан» газетасы редакциясенең бүлек мөдире була, 1992 елдан алып 2009 елга кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратында эшли.
Гәрәй Рәхим 35тән артык шигырь, проза һәм балалар әдәбияты җыентыгы язган. Ул «Борынгы Болгарны сагыну» IV–XII йөзләрдәге төрки халыклар тарихына багышланган күпсерияле нәфис фильм сценариеның автордашы, «Татар балалар поэзиясе антологиясе», «Татар шигърияте антологиясе»н иҗат итүчеләрнең берсе була. Гәрәй Рәхимнең әсәрләре рус, башкорт, инглиз, немец, венгр һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән.
«Каһәрләнгән мәхәббәт» операсын иҗат иткән бер төркем сәнгать әһелләре белән берлектә ул 1984 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Гәрәй Рәхим Татарстан Республикасы Гимны текстын татар телендә әдәби эшкәртүгә зур өлеш керткән. Лаеклы ялга чыккач та ул актив җәмәгать һәм иҗат эшчәнлеген дәвам итте.
Гәрәй Рәхимнең югары дәрәҗәдәге осталыгы һәм намуслы хезмәте «Фидакарь хезмәт өчен», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре, «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре», «ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе», «Татарстан Республикасының Халык язучысы» дигән мактаулы исемнәр белән бүләкләнде, диелә әлеге хәбәрдә.
“Татар-информ”
Яңа комментарий өстәргә