📌 Кайчан: 27 июнь | 19:00
📌 Кайда: ТР Язучылар берлеге, Мөштәри ур., 14
Бәхәсләшик, сез Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язылган бер генә җырны булса да беләсез?! Чөнки аларның саны йөздән артык! Үзеннән соң ул онытылмаслык әсәрләр, җырлар калдырды.
Аның иҗатын үзе исән чагында ук күпләр яратты, аның шигырьләре күп композиторларны илһамландырды һәм, шигебез юк, алга таба да шулай булачак.
ТР Язучылар берлегендә ярты гасыр дәвамында шигърияттә бик уңышлы эшләп мәйдан тоткан мәшһүр шагыйрәгә истәлек булып концерт-багышлау узачак. Бу кичтә тылсымлы иҗат атмосферасын түбәндәге яшь сәнгать әһелләре тудырачак:
Ләйсән Миннәхмәтова, Гөлназ Рәшитова, Айбулат Харисов, Анна Землякова, Зәлия Әүбәкирова, Сөмбел Харисова, Айзилә Гарифуллина, Диләрә Нәбиуллина, Рөстәм Егоров, Руслан Габбасов.
Керү ирекле. Рәхим итегез!