Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Фронтовик-язучы Нәби Дәүли туган көне уңаеннан Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә студентлар белән очрашу узды

Фронтовик-язучы Нәби Дәүли туган көне уңаеннан Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә студентлар белән очрашу узды. Очрашуда Нәби Дәүлинең кызы Наилә Камалованың әтисе турындагы хатирәләре яңгырады.

«Мин әтигә яратып «әтием» дип эндәшә идем. Кызганыч, 80, 90, 100 еллык юбилеен без аннан башка гына үткәрдек. Әтием кешеләрне яратты, оптимист булды, нинди генә киртәләргә карамастан, шат күңелле кеше булып кала белде. Әтине искә алып торучыларга рәхмәт. Кеше мәңге яши алмый, әмма халык арасында исеме яшәсә, ул кеше бәхетле була», – диде Наилә Камалова.

Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина әйтүенчә, институтта Нәби Дәүлинең даими экспозициясе эшли. «Биредә 40тан артык экспонат бар. Аларны кызлары Наилә һәм Гөлфия Дәүләтшиналар тапшырды. Шулай ук якташлары бүләк иткән мәкаләләр, китаплар җыелды. Татарстан музейларында Нәби Дәүли белән бәйле экспонатларның нөсхәләрен җыйнадык. Экспонатлар арасында Нәби Дәүлинең фронттан язылган бердәнбер хаты, төрле елларда төшкән фотосурәтләре, язучының фикерләре тупланган китаплары бар», – диде ул.

Очрашуда Нәби Дәүлинең кызы Гөлфия Дәүләтшина истәлекләре белән уртаклашканнан соң, әтисенең шигырьләрен сөйләде. Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназия директоры Рәхимә Арсланова Ватан өчен гомерләрен кызганмаган олуг шәхесләрнең исемнәрен истән чыгармасак иде, дигән киңәшләрен юллады, ана теленең кадерен белергә, күп телләрдә аралашу әһәмиятенә тукталды.

Кичәдә Нәби Дәүлигә багышланган фильм күрсәтелде. Соңыннан студентлар арасында викторина уздырылды. «Сорауларга җавап бирүчеләр Нәби аганың яраткан ризыгы – прәннек белән авыз итү бәхетенә иреште. Аны Нәби аганың кызы Гөлфия ханым алып килгән иде», – диде Флюра Абдуллина. Искә алу чарасы «Туган тел» җырын берлектә башкару белән төгәлләнде.

Бүгенге чарага язучының якташлары – хезмәт ветераннары Гөлсирә һәм Минәхмәт Фәйрушиннар, Сания Галимова, Илдар Миңгәрәев килде. Нәби Дәүлинең кызлары Базарлы Матакта урнашкан Нәби Дәүли исемендәге гимназия коллективы, аның директоры Фәридә Яруллина, Казан кооператив институты, Әлки районы якташлыгы җитәкчесе Алсу Нәбиевага, Әлки районы администрациясе һәм Флюра Абдуллинага рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Флюра Абдуллина Наилә Камалованың әтисе турында истәлекләрен җибәргән хаты аша укыды. Наилә ханым сәламәтлеге аркасында килә алмады.

tatar-inform.tatar


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр