Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Француз теленә тәрҗемә ителгән татар китаплары Франциядә сатыла башлаган

Парижның L’Harmattan нәшриятында татар язучыларының ике китабы француз теленә тәрҗемәдә дөнья күрде.

Хәзер аларны Франциядәге китап кибетләреннән, нәшрият сайтыннан, интернет сайтлардан басма һәм электрон вариантларда сатып алырга мөмкин.

Беренчесе — «Хәзерге татар прозасы антологиясе» (төзүчесе — Ленар Шәех), икенчесе — язучы, шагыйрь Ленар Шәехнең хикәяләр җыентыгы. Китаплар Мәскәү Тәрҗемә институтының гранты нигезендә тәрҗемә ителгән. Һәрберсе 1500 данә тираж белән чыккан.

«Беренче китапта бүгенге көндә җиң сызганып иҗат итүче алты язучының өчәр хикәясе урын алды. Өлкән буыннан — Галимҗан Гыйльманов, Фирүзә Җамалетдинова, Ркаил Зәйдулла; яшьрәкләрдән — Ленар Шәех, Айсылу Имамиева һәм Рөстәм Галиуллин», — дип сөйләде Ленар Шәех «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ике китапның да тәрҗемәчесе — Кристоф Тронтин. Антологиянең сүз башы авторы — төрек чыгышлы галим Тимур Мөхетдин, Ленар Шәех китабыныкы — шагыйрь, журналист, тәрҗемәче, «Коръән»не поляк теленә тәрҗемә иткән Польша татары Муса Чахаровский.

«Әлеге китаплар галим, тәрҗемәче, L’Harmattan нәшриятында „Рус горизонтлары“ сериясе директоры Филипп Юркович тырышлыгы белән басылды. Ул хәзерге татар әдәбияты белән кызыксына. Мине исә 2017 елда Лондонда инглиз телендә дөнья күргән „One of You“ исемле китабым аша эзләп тапты һәм антология эшләү тәкъдимен әйтте», — диде Ленар Шәех.

Ленар Шәех

Аның фикеренчә, татар әдәбияты дөньяга чыгарга тиеш. «Нәтиҗәсе хәерле булды, Аллаһка шөкер. Мин Филипп Юрковичка, Тәрҗемә институты директоры Евгений Резниченкога, L’Harmattan нәшриятына рәхмәтле», — диде ул.

Ике китапта да Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык рәссамы Ильяс Айдаровның картиналарыннан репродукцияләр кулланылган. Тышлыкта да аның рәсемнәре файдаланылган.

“Татар-информ” Зилә Мөбәрәкшина

 

 

 

 

 

 

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева