Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Фоат Галимуллинның юбилеена багышланган конференция ачылды!

Бүген КФУда танылган әдәбият белгече Фоат Галимуллинга 80 яшь тулу уңаеннан «Милли сәнгать һәм әдәбиятларның үзара бәйләнеше контекстында татар әдәбияты һәм мәдәнияте» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Конференция ачылышында галимгә мактау билгеләре, шул исәптән «Мактаулы остаз» билгесе дә ташырылды. Әлеге күкрәк билгесе беренче тапкыр тапшырылды. Юбиляр исеменә  Минтимер Шәймиев юллаган хатта: «Ана телебезнең иң камил, иң матур, иң зыялы яңгырашы сезнең сөйләмдә шикелле», — дигән юллар бар.

ТР Язучылар берлеге әгъзасы Вера Хәмидуллина Фоат Галимуллинга «Хезмәт даны» («Трудовая Доблесть») мактау билгесен тапшырды.

Фоат Галимуллин юбилеена аталган конференция КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 26-27 март көннәрендә уза.

Конференциядә ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Берлек әгъзалары – язучылар, галимнәр  катнашты.

 

 

 

 

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр