Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Филармониядә Марат Кәбировның юбилей кичәсе узды

Марат Кәбировның юбилей кичәләре узган елның җәендә Казан, Яр Чаллы, Уфа шәһәрләрендә узарга тиеш иде. Әмма билгеле сәбәпләр аркасында бу чаралар тукталып калды. Һәм ниһаять, концертлар уздыруга чикләүләр бетте, беркадәр мөмкинлек ачылды. Язучының юбилей кичәсе 19 майда, Казанда, Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт филармониясендә узды.

Кичәдә язучының иҗатташ дуслары катнашты. Ә алар күп. М. Кәбиров сүзләренә иҗат ителгән җырларны Нәфкать Нигъмәтуллин, Айдар Галимов, Ришат Төхвәтуллин, Ризван Хакимов, Илсөя Бәдретдинова, Әнвәр Нургалиев, Марат Шәйбәков, Альбина Хакимова, Айсылу Габдинова һ.б. танылган җырчылар башкара.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева