23 октябрьдә Сарман районы Җәлил поселогы китапханәсендә «Җәлил чаткылары» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Эльвира Ихсанованың «Үрләрне менгәндә» шигырь җыентыгын тәкъдир итү кичәсе узды.
Чарада каләмдәшләребез Рухия Ахунҗанова, Миңзифа Әхмәтшина, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр катнаштылар һәм шагыйрәне тәүге китабы дөнья күрүе белән котладылар.
«Минем өчен бүген бик дулкынландыргыч һәм бик сөенечле көн, – диде Эльвира ханым. – Ни өчен китапның исемен шундый, дип сорыйлар. Бу әлбәттә очраклы гына түгел. Без гомер буе ниндидер үрләргә менәбез, кайвакыт егылып, аска тәгәрәп төшеп китәбез, торып тагын менәбез. Шул турыда бер уйланганда шигырь язылды һәм ул миңа китап чыгарырга этәргеч бирде. Шуңа күрә шигырь исеме китапка да күчте. Әйе, мин бүген бу искиткеч күркәм, җылы кичәдә сезнең каршыгызда китабымны кулыма тотып бик бәхетле кеше булып басып торам. Моңарда залда утырган һәр кешенең өлеше бар. Сарман, Җәлил, Әлмәт, Казан, Урсалбаштан мине хөрмәт итеп килгән һәрбарчагызга зур рәхмәт!Күңелемдәге бүгенге матур тәэсирләр әле озакка барыр, дип уйлыйм», – диде китап авторы.
Кичәдә шулай ук «Татнефь»нең социаль программаларны тәэмин итү үзәге җитәкчесенең Сарман районы буенча урынбасары Тәвис Афзалетдинов, Сарман районы китапханәләр системасы директоры Лилия Афзалетдинова, «Сарман таңнары» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәйхана Мирсәетова, «Татар гаиләсе» иҗтимагый фондының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Гөлия Замалеева, төбәкче, Әлмәт районының Денис авылында тарих музеена нигез салучы Минсәгыйть Вәлиуллин, мәктәп укучылары, укытучылар, профком вәкилләре, китапханәчеләр, туганнары, авылдашлары чыгыш ясап, китап авторын чын күңелдән тәбрик иттеләр.


Яңа комментарий өстәргә