Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Ел китабы» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Милли китапханә «Ел китабы — 2019» конкурсына нәтиҗә ясады һәм бүген лауреатларны билгеләде. Тәбрикләү тантанасы Милли китапханәнең конференц-залында узды.

Җиңүчеләрне ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, ТР Милли китапханә директоры Мәдинә Тимерҗанова котлады.

«Татар телендәге проза» номинациясе:

1 урын — Нәбирә Гыйматдинова «Үлмәс»;

2 урын — Равилә Шәйдуллина «Карт шомырт хатирәсе»;

3 урын — Рәмзия Габделхакова «Канатсыз очыш»;

Кызыксындыру дипломы — Зифа Кадырова «Яраларың белән яратырмын».

«Татар телендәге поэзия» номинациясе:

1 урын — Фәнис Яруллин «Йөрәкләрдә кабат терелә…»;

2 урын — Рифә Рахман «Сине сөям дисең…»;

3 урын — Сания Әхмәтҗанова «Язмышлар такыясы»;

Кызыксындыру дипломы — Халисә Мөдәррисова «Вакытларны булмый туктатып», Рифат Җамал «Өн», Рөстәм Сүлти «Мосафир».

«Балалар әдәбияты» номинациясе:

1 урын — Фоат Садриев «Тургай»;

2 урын — Фәйрүзә Мөслимова «Татарча әлифба»;

3 урын — Роберт Миңнуллин «Малай-шалайлар»;

Кызыксындыру дипломы — Рафис Корбан «Тимерле чәй», Алмаз Гыймадиев «Селфи таягы».

«Татар телендә публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясе:

1 урын — Рәзил Вәлиев «Вәгъдә — иман»;

2 урын — Ркаил Зәйдулла «Татар таҗы»;

3 урын — Газинур Морат «Ике икең биш була»;

Кызыксындыру дипломы — Марсель Галиев «Мин шулай күрәм=Я так вижу=I see it this way», Гомар Саттар «Татар исемнәре».

«Рус телендә публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясе:

1 урын — Марсель Бакиров «Прототюрки: изначальная прародина, ранние племена и язык, история и этнокультура»;

2 урын — Гамирҗан Дәүләтшин, Фаяз Хузин «Булгарская цивилизация на Волге»;

3 урын — Искәндәр Гыйләҗев «Город Казань и Казанский университет в начале ХХ века».

«Рус телендә басылган китаплар» номинациясе:

1 урын — Ольга Иванова «Гаухаршад»;

2 урын — «С Востока свет: проза татарских писателей» (төзүче — Гәүһәр Хәсәнова);

3 урын — Әхәт Мушинский «Иренка».

“Татар-информ”


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева