
Яр Чаллы шәһәрендәге Нурлат районы якташлык җәмгыяте белән Нурлат шәһәренең мактаулы гражданины язучы Илдус Диндаровны инде күптәннән иҗади багланышлар бәйли. Җөмләдән, берәр ел элегрәк “Энергетик” мәдәният сараенда чираттагы очрашуда аның Нурлат районының Кәкре Атау тумасы, күренекле эшмәкәр, хәйрияче Минталип Минехановка багышланган “ Бәрәкәтле гомер кыры” исемле китабын тәкьдир итү булган иде. Инде менә узган якшәмбедә әлеге мәһабәт ташпулатның тамашачылар залы Чаллы халкы, Нурлаттан килгән якташлар белән янә шыгрым тулды. Бу юлы якташлык җәмгыяте оештырган очрашуга махсус кунак сыйфатында чакырылган Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус ага Диндаров якташлык җәмгыяте җитәкчесе, Нурлаттан Киекле тумасы, танылган эшмәкәр, Чаллы шәһәре Советы депутаты Әхәт Галәветдиновка үзенең соңгы елларда басылып чыккан берничә яңа китабын тапшырды. Үзенең шигьри күчтәнәчләрен дә яңгыратты. Авторның: “Донбасстагы махсус хәрби операциядә катнашучы улым Айваз да үзенең башка полкташ якташлары исеменнән сугышчан кайнар сәламнәрен юллый сезгә!” , дигән сүзләрен аеруча көчле кул чабулар белән кабул иттеләр. Гаиләсен, өч баласын калдырып, тарих фәннәре кандидаты, доцент буларак, юридик университеттагы эшен бер читкә куеп торып, контракт төзеп СВОга киткән чын ир-егетнең ул адымын, гомумән, махсус хәрби операциядә катнашучыларның хәлләрен залда утыручы ата-аналар бик яхшы аңлый. Һәм күңелле очрашу кичәсендә яңгыраган җырлар, бүтән номерлар шул батыр солдатлар өчен дә башкарылган төсле булды.
Ә кичәдәге концерт номерлары искиткеч иде. Чаллы үзешчәннәре дә, Нурлат килгән һәвәскәрләр дә һәркемнең күңелен яулауга иреште. Аларның иҗади уңышын Татарстанның атказаган артисты Рөстәм Насыйбуллиннар сәхнәдә тагын да зуррак дәрәҗәгә күтәрделәр. Тиздән яңа күркәм очрашулар буласын белгәч, шуңа да рухланып таралышты рәхмәтле тамашачы.
Лилия Мөхәммәтшина, журналист.