Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әдәбият галиме Ләйлә Минһаҗева «Ветеран» күкрәк билгесе белән бүләкләнде

22 ноябрь көнне әдәбият галиме, тәнкыйтьче, Җамал Вәлиди премиясе лауреаты Минһаҗева Ләйлә Ихсан кызына РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков тарафыннан югары бүләк – “Ветеран” күкрәк билгесе тапшырылды.

Ләйлә Ихсан кызы 2016 елдан башлап Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Аның әдәби һәм тәнкыйть эшчәнлеге татар әдәбиятын үстерүгә, яшь авторларга ярдәм күрсәтүгә, һәм, әдәби тәнкыйтнең актуаль мәсьәләләрен күтәрүгә юнәлтелгән. Ул үзенең киңкырлы белеме һәм фәнни-тикшеренү эшләре белән әдәбият дөньясында абруй казанды.

Без Ләйлә Ихсан кызын бу зур уңышы белән ихлас күңелдән котлыйбыз һәм аның эшчәнлегенең югары бәяләнүенә шатланабыз. Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез, яңа проектлар һәм татар әдәбиятын күтәрү юлында идеяләренең тормышка ашуын көтәбез.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Дек
2
Ср
Дек
9
Ср
Һидият Әширов
Дек
14
Пн
Рамиль Сарчин
Дек
15
Вт
Гөлзадә Әхтәмова
Дек
17
Чт