Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әдәбият-сәнгать көннәре кысаларында татар язучылары Гамил Афзалның туган авылы-Такталачыкта булдылар

Казаннан Гамил Афзалның туган көне уңаеннан оештырыла торган чарага кайткан Габдулла Тукай премиясе ияләре Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, Камил Кәримов, Актанышта яшәүче Илфак Ибраһимов, якташ язучылар
Данил Салихов, Ленар Шәех, Лилия Гыйбадуллина, Айгөл Әхмәтгалиева, Чаллы язучылар берлегеннән Факил Сафин, Әлфия Ситдикова һәм башкаларны Такталачык мәктәбе укучылары Актаныш икмәге, баллы чәкчәк белән каршылады.

Шигырь сөюче балалар Гамил Афзал шигырьләрен яттан сөйләде, авыл мәдәният хезмәткәрләре җырларын башкарды. Иман йорты һәм мәдәният сарае белән ике арадагы бакчада Гамил Афзалның рәсеме куелган стела бар. Кунаклар Халык шагыйренең рухына багышлап дога кылганнан соң постаментка кыр чәчәкләре салдылар.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева киләчәктә Хәтер бакчасында Гамил Афзалның бюсты да куелачагын әйтте.

aktanysh-rt.ru


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева