Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әдәби тәнкыйть, Проза, Балалар әдәбияты остаханәләренең берләштерелгән утырышы

2024 елның 13 ноябрендә 14.00 сәгатьтә Язучылар берлеге бинасында Әдәби тәнкыйть, Проза, Балалар әдәбияты секцияләренең берләштерелгән утырышы була.

Көн тәртибе:

“Хәзерге татар прозасы: эзләнүләр, табышлар, югалтулар” дигән темага фикер алышу.

Билгеле булганча, ТР Рәисе каршындагы телләрне саклау комиссиясе тарафыннан 2021 һәм 2023 елларда әдәби конкурслар оештырылды. Призлы урынны алган һәм уңышлы дип табылган ПРОЗА әсәрләренең байтагы “Казан утлары” журналында басылып чыкты. Алар хәзерге татар прозасының торышын, табыш-югалтуларын билгеләргә мөмкинлек бирә. Әдәби җәмәгатьчелекне фикер алышуга чакырабыз.

Журналда басылган әсәрләрнең бер өлеше: 2022 елда: Иксанова И. Матәм. Хикәя. №4; Кәбиров М. Тик син генә. Повесть. №№11-12 ; Кәримова Н. Изге ат. Хикәя. №7; Мөхәммәтшин Р. Лаләләр. Хикәя. №1; Сабыр Р. Фәхрине үтереп ташладылар… Роман. №№9-10; Сәгъди Р. Әлмирәнең хәтере ачыла. Роман. №№11-12; Хәким З. Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. Роман. №№7-8 һ.б.
2023 елда: Әмирханов М. Яугирә. Роман. №4-5; Гыймалтдинов Ф. Урда ханы Үзбәк. Роман. №1-3; Исмәгыйлев Х. Таш Түккән – сихри боҗра. Роман. №4-5 һ.б.

 


Язучылар

Туган көннәр

Дек
2
Ср
Дек
9
Ср
Һидият Әширов
Дек
14
Пн
Рамиль Сарчин
Дек
15
Вт
Гөлзадә Әхтәмова
Дек
17
Чт