Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әдәби сабантуеның программасы билгеле булды

Әдәби сабантуе быел 27 август Арча шәһәре стадионында 10.00 сәгатьтә үткәреләчәк. Сабантуйның программасы белән #Әдәбимарафон проектының идея авторы һәм җитәкчесе Раил Гатауллин таныштырды.

«Бәйрәм 8.00-10.00 сәгатьтә бүләккә сөлге җыю йоласы белән башланып китәчәк. Сабантуеның төп бәйгесе — #әдәбикөрәш. Ул #әдәбисабантуе алдыннан бер атна дәвамында онлайн форматта үткәрелде. Бәйгедә иллегә якын кеше көч сынашты. Алар арасыннан сайлап алынган 24 финалист Сабан туе мәйданында уз осталыкларын күрсәтә», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Раил Гатауллин язучылардан торган жюри зур мәйданда #Әдәбисабантуеның абсолют батырын билгеләячәген әйтте. Абсолют батырны билгеләүдә Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла катнашачак. «Батырга нинди бүләк биреләчәге әлегә билгеле түгел», — диде ул.

«Хөкемдарлар арасында Галимҗан Гыйльманов, Сания Әхмәтҗанова, Илфак Ибраһимов булыр дип уйлыйбыз. Сәхнәгә икешәр кеше чыга, алар яттан өчәр-дүртәр куплетлы шигырьләр сөйләп бирергә тиеш була. Әгәр ике җиңүчене сайлап алсалар, көндәшләр бер-берсенә әзерләп килгән шигырьне сәнгатьле укырга тәкъдим итәчәк», — дип аңлатты ул.

ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов әйтүенчә, #әдәбисабантуе — күптән көтеп алынган вакыйга. «Безнең өчен ул зур әдәби бәйрәм. Биредә музейлар белән танышу, яшь буынга әдәбиятны таныту мөмкинлеге дә бар», — диде ул.

«Меңнән артык кунак көтеп калабыз. Сабантуй өлеше милли йолалар белән алып барылачак. Кунакларны музейларга да алып барачакбыз», — диде Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Эльвира Вафина.

Программа:

10.00 — 10.30 Ачылу тантанасы.
10.30-12.00 #Әдәбимарафон һәм #Авылымгүзәллеге финалистларын бүләкләү тантанасы.
12.00-15.00 Әдәби көрәш
13:00-14:00 — #сәламәтиртә финалистларының финал йөгерүе оештырыла, аларны бүләкләү өчен «Татнефть» хәйрия вәкилләре, TP Спорт министрлыгы җитәкчелеге чакырулы.
15:00-19:00 — ерактан килгән кунаклар өчен Арча районы музейларына (Кушлавыч һәм Кырлайдагы Габдулла Тукай музейларына, Гөберчәктәге Мөхәммәт Мәһдиев музеена, Арчадагы Казан арты һәм Әлифба музейларына) экскурсия каралган.

“Татар-информ” Зилә Мөбәрәкшина


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр