Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

“Әдәби сабан туе” кичектерелә

Хөрмәтле “Әдәби марафон” финалистлары!

Соңгы вакытта, COVID-19 белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасында массакүләм чаралар оператив штаб рөхсәте белән генә үткәрелә. Кызганычка каршы, статистик мәгълүмат республикада һәм Җир шарының башка күп кенә төбәкләрендә эпидемиологик халәтнең начараюын дәлилли һәм оператив штаб 3 меңгә якын татар әдәбиятын сөючене һәм сәламәт яшәү рәвешен, үз туган авылларын популярлаштыручыларны бергә җыйган Әдәби Сабан туен билгеләнгән датада (15.07.2021) үткәрмәскә, кичектерергә киңәш итте.

Әлегә #әдәбисабантуе үткәрелү датасы август ахырына таба кичектерелә, төгәл датаны барыгызга да алдан хәбәр итәчәкбез. Август ахырына республикабызда эпидемиологик халәт яхшыра төшәр, безгә матур дөньякүләм чараны үткәрергә рөхсәт булыр, дип өметләнеп калабыз.

Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз, физик күнегүләрне ешрак ясагыз, дөрес тукланыгыз. Иммунитетыгызны ныгыту өчен иртәләрен иртәрәк торырга һәм өй тирәли йөгереп кайтырга киңәш итәбез. Сыйфатлы әдәби әсәрләр рухи дөньягызны сәламәтләндерсен, буш вакытларыгызны китап укып, белем алып, дөньяга карашны киңәйтеп үткәрергә мөмкинлек табыгыз. Үзегез дә иҗат итеп карагыз, яхшы иҗади әсәрләрегез киләчәктә @million.tatar журналында басылып чыгарлык булсын.

Әдәби Сабан туенда һәм киләсе чараларыбызда матур итеп очрашырга язсын!

PS. Без сезгә әзерләп куйган бүләкләрнең, дипломнарның, медальләрнең аңарчы бозылмаячагын гарантиялибез! 😊😔


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева