«Абага алмасы ачы була». Равил Сабырның Татарстан китап нәшриятында яңа гына чыккан шул исемдәге пьесалар җыентыгын тәкъдим итү кичәсе бүген, 29 октябрьдә, Казанда, «Татмедиа» бинасының беренче катындагы «Әдәби кафе»да узды.
Чарада Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Айдар Гыймадиев, башка язучылар, журналистлар, театр һәм китап сөючеләр катнашты.
«Бу китап дөньяга чыгуга үз өлешен керткән барлык кешеләргә дә зур рәхмәтемне җиткерәсем килә, — диде Равил Сабыр. — Бигрәк тә телләр комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовка, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллага, ТКН җитәкчелегенә, китапның редакторы Вахит Имамовка. Әле кичә исәпләп утырдым, миндә мондый тагын ике җыентык чыгарырлык пьесалар бар икән. Бирсен Ходай, аларын да күрергә язсын.»
Тупланмага биш пьеса кергән. Китапка исем биргән «Абага алмасы ачы була» драмасы Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында ул чактагы баш режиссёр Фаил Ибраһимов тарафыннан 2010 елда куелган иде. Аннары 2021 елда, театр яңа бинага күчкәч, шул ук режиссёр спектакльне яңартып чыгарды. Шунысын да искәртик, «Абага алмасы ачы була» драмасының авторы, режиссёры һәм төп рольне башкаручы артист Рафил Сәгъдуллин Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе номинантлары булдылар.
«Яшел һәм кызыл» мелодрамасы Фатих Әмирханның «Хәят» һәм Гаяз Исхакиның «Татар гакылы» әсәрләренә нигезләнеп язылган. Әлеге пьеса буенча «Хәят» мелодрамасы Булат Бәдриев куелышында Яр Чаллы театрында 2007 елда чыкты. «Сигезле бию» — Равил Сабырның иң популяр пьесасы. Ул Яр Чаллы, Әлмәт, Әтнә театрларында барды, күп кенә халык театрлары бу пьесаны сәхнәләштерде. Җыентыкта шулай ук драматургның «Теләк» мелодрамасы («Яңа татар пьесасы – 2007» бәйгесендә 2 урын) һәм «Мин сиңа төш бүләк иттем» исемле тәрҗемә әсәре урын алган.
Чарада катнашучылар китап авторына кызыксындырган сорауларын бирде, иҗади фикер алышу, автографсессия булып узды. Җыентыктны нәриятның Казандагы кибетләреннән (Декабристлар ур. 2, Бауман ур. 19), ТКНың сатыйннан (tatkniga.ru) сатып алырга була (шул исәптән электрон версиясен дә).
Шунысын да искәртик, Равил Сабыр — драматургия өлкәсендәге Туфан Миңнуллин исемендәге әдәби премия лауреаты. Әлмәт театрында быел чыккан «Йорт» иммерсив спектакленең пьесасы өчен ул Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә лаек булды. Декабрь аенда Яр Чаллы татар драмтеатрында аның «Ак үрдәк» пьесасы буенча куелган спектакльнең премьерасы көтелә.




Яңа комментарий өстәргә