23 декабрь көнне Язучылар берлегенең Тукай клубында Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелыш булды. Җыелыш Берлек рәисе Ркаил Зәйдулланың кереш сүзе һәм Президиум әгъзаларын сайлау белән башланды. Президиумга ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин, шигърият остаханәсе җитәкчесе, Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат, проза остаханәсе җитәкчесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Камил Кәримов, драматургия остаханәсе җитәкчесе, Г.Исхакый, Ф.Хөсни, Т.Миңнуллин исемендәге әдәби премияләр лауреаты Рәдиф Сәгъди, әдәби тәнкыйть остаханәсе җитәкчесе, Җ.Вәлиди исемендәге әдәби премия лауреаты Әлфәт Закирҗанов, балалар әдәбияты остаханәсе җитәкчесе, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Вакыйф Нуриев, Татарстан Язучылар берлегенең рус телле әдәбият һәм тәрҗемә секциясе җитәкчесе Галина Зәйнуллина сайланды.
Ел йомгакларына багышланган очрашуга җыелган каләм ияләре 2021-2022 елда бакыйлыкка күчкән язучылар Нур Әхмәдиев, Азат Әхмәдуллин, Резеда Вәлиева, Алевтина Гарзавина, Равил Гозәиров, Зәки Зәйнуллин, Хәлим Җәләлов, Фарсель Зыятдинов, Саимә Ибраһимова, Рәвхат Имаев, Инна Лимонова, Заһид Мәхмүди, Фәйрүзә Мөслимова, Илдар Низамов, Фәридә Расулева, Салават Рәхмәтулла, Гәрәй Рәхим, Әсхәт Сәләхов, Николай Сорокин, Мәрзия Фәйзуллина, Михаил Тузов, Фатих Урманче, Илдар Хәйруллин, Нурмөхәммәт Хисамов, Илсур Хөснетдинов, Ягъсуф Шәфиков, Мансур Шиһапов, Хамис Яһудин, Хөсәен Ягъфәровны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Сәламләү сүзе белән ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Данил улы Нотфуллин чыгыш ясады һәм татар әдәбиятын үстерүгә лаеклы өлеш керткән язучыларга дәрәҗәле бүләкләр тапшырды. Фәүзия Солтан, Борис Вайнер, Александр Аввакумов Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” билгесе белән; Рәсимә Гарифуллина, Галия Гайнетдинова, Галина Зәйнуллина Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Ркаил Зәйдулла Берлеккә кабул ителгән Дания Галәветдинова, Илмира Гыймаева, Людмила Уфимцевага Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы таныклыкларын тапшырды.
Җыелышта шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров та катнашты. Ул Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташка Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәте өчен” медален тапшырды.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Берлекнең 2021-2022 еллардагы эшчәнлегенә йомгак ясады. Жанрлар буенча Газинур Морат (шигърият), Камил Кәримов (проза), Галина Зәйнуллина (рус телендә язучыларның иҗаты), Рафис Корбан (балалар әдәбияты), Рәдиф Сәгъди (драматургия), Әлфәт Закирҗанов (әдәби тәнкыйть) докладлары тыңланды. Фикер алышулар вакытында Рәфкать Кәрәми, Наилә Ахунова, Нәҗибә Сафина һ.б. чыгыш ясады. Соңыннан Әдәби ел йомгакларының резолюциясе кабул ителде.
Берлек бүлекчәләренең Әдәби ел йомгакларына багышланган җыены Әлмәттә һәм Чаллыда үтте.
Әдәби ел йомгаклары җыелышында укылган докладлар Берлек сайтының ЕЛ ЙОМГАКЛАРЫ бүлегенә куелачак.
Татарстан язучыларының Әдәби ел йомгакларына багышланган
гомуми җыелышы
р е з о л ю ц и я с е
23 декабрь, 2022 ел
Ике ел вакыт аралыгын колачлаган хисап чорында язучылар зур тарихлы әдәбиятыбызның дәвамчанлыгын иҗади тәэмин итү юнәлешендә нәтиҗәле эшчәнлек күрсәттеләр. Гасырлардан килгән язма мирасыбыз барлык әдәби жанрлар буенча да яңадан-яңа әсәрләр белән баетылды.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк: өлкән, урта һәм яшь буын иҗатчыларның бергәлеге әдәбият алдындагы бурычларны үтәүдә төп таяныч. Шигърият өлкәсендә элгәреләр тарафыннан яуланган дәрәҗәне шагыйрьләребез бүген дә шактый югары тота. Шигъри әсәрләр образлы фикерләү тирәнлеге, күңелләргә үтеп керерлек миллият гаме, форма төрлелеге ягыннан аерылып тора. Үзенең традицион ярларына тулып агучы шигърияткә талантлы яшьләребез дә заманча сулыш өрә.
Прозада күтәрелгән тарихи темаларда яңарак катламнарны ачарга омтылу хуплауга лаек. Тарихи һәм күренекле шәхесләр турындагы әсәрләр укучыда милли горурлык хисе тәрбияләү җәһәтеннән отышлы.
Балалар өчен иҗат итүчеләр бездә чагыштырмача азрак булса да, бу ике елда яшь укучыларыбыз китапханәсенә байтак әсәрләр өстәлгән. Өлкән укучыларга йөз тоткан язучылар да балалар әдәбиятын тулыландыруга үз өлешен кертә бара. Тик сыйфат ягыннан бездә әдәбият канәгатьләнерлек дип булмый.
Заманча тенденцияләрне иҗади үзләштерү юнәлешендәге эзләнүләр драматургиядә уңышлы дәвам иттерелә Яңа авторлар да күзгә ташлана. «Яңа татар пьесасы» бәйгесе драматургларыбызның активлыгын көчәйтеп җибәрде. Киносценарийлар өлкәсендә дә җанлылык тоемлана. Һәрхәлдә, сәхнә сәнгатендә тирән, мәгънәле әсәрләргә ихтыяҗ бар, халык һәрбер спектакль премьерасын көтеп ала.
Рус телендә иҗат итүче язучыларыбыз һәр әдәби жанрда да нәтиҗәле эшләп килә. Рус телле язучыларыбызның татар тарихына кагылышлы темаларга алынуы аеруча хуплауга лаек. Милли әдәбият үрнәкләрен рус теленә тәрҗемә итүдә дә безнең каләмдәшләр шактый зур өлеш кертә. Аларның иҗади катнашы белән быел да берничә китап дөнья күрде, Россия күләмендәге көндәлек матбугат басмаларында татар язучыларының әсәрләре тәкъдим ителде. Әдәби тәрҗемә үзәге оешканнан соң, тәрҗемә эше эзлекле юнәлеш алды. Шунысы отышлы, тәрҗемә эше ике яклы алып барыла.
Югарыда шәрехләп үтелгән әдәби хәрәкәтне, әлбәттә, Татарстан Язучылар берлеге әйдәп бара. Әдәби тормышның көндәлек эшләрен координацияләүдә оешмабыз көченнән килгәнчә иҗтиһат куя.
Шул ук вакытта язучыларыбызның иҗат эшчәнлегендә үзгә игътибар сораган мәсьәләләр дә бар. Мәсәлән, балалар һәм яшьләр өчен заман таләпләренә туры килерлек әсәрләр аз; публицистикада масштаблы, тирән гомумиләштерүләр җитми; әдәбият белеме үссә дә, әдәби тәнкыйть тиешенчә күтәрелеп китә алмый.
Татарстан Язучылар берлеге рәисенең хисабын, жанрлар буенча махсус докладларны һәм фикер алышуда ясалган чыгышларны тыңлап, Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелыш түбәндәге тәкъдимнәрне кертә:
– халыкның милли үзаңын үстерү, яшь буында туган телгә мәхәббәт тәрбияләү әдәби эшчәнлектә игътибар үзәгендә торырга тиеш;
– милли яшәешнең кичектергесез көнүзәк мәсьәләләре хакында республика матбугат чараларында төпле чыгышлар ясарга;
–Язучылар берлеге каршында эшләп килүче остаханәләрнең эшчәнлеген киңрәк алып барырыга, җәмәгатчелек арасында резонанс тудырган әсәрләр турында сөйләшүләр оештырырга;
– Әдәби конкурсларны һәм әдәби әсәрләр өчен Грантлар булдыру тәҗрибәсен дәвам итәргә.;
– Лаеклы әдәби алмаш тәрбияләү максатыннан, төрле семинарлар, тәҗрибәле әдипләр белән мастер-класслар үткәрергә;
– Төбәкләрдә эшләп килүче әдәби берләшмәләр белән үзара элемтәне ныгытырга,
– Өметле яшьләрнең күмәк һәм мөстәкыйль җыентыкларын бастырып чыгару җаен табарга.
– Әдәби тәрҗемә үзәгендә профессиональ тәрҗемәчеләр төркемен һәм әсәрләрне сайлап алу буенча белгеч-экспертлар советы булдырырга;
– Юлара тәрҗемә (подстрочный перевод) эшен җайга салып, тәрҗемәчеләргә түләү мөмкинлеген табарга;
– Милли әдәбиятлар арасындагы багланышларны ныгыту һәм үстерү эшен киңрәк җәелдерергә.
Яңа комментарий өстәргә