Казан (Идел буе) федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы, ТР язучылар берлеге әгъзасы Ләйлә Ихсан кызы Минһаҗева Казахстанның Е.А. Букетов исемендәге Караганда дәүләт университеты чакыруы буенча, сәфәрдә булды. Бу бару татар-казах әдәби, мәдәни һәм фәнни бәйләнешләрне ныгыту максатын күз алдында тотты.
Ләйлә Минһаҗева университетның докторантлары, бакалаврлар һәм магистрлар өчен “Мәдәниятләр диалогы: татар-казах бәйләнешләре” темасына лекцияләр укыды. Шулай ук, университет укытучылары өчен мастер-класс оештырды. Лекцияләрнең бер өлеше казах әдәбиятының татарчага тәрҗемәсе, һәм, киресенчә, татар әдәбиятының казах теленә тәрҗемә ителүенә багышланган иде.
«Безнең очрашулар – күңелләр арасындагы юл да ул. Тарихны, әдәбиятларны чагыштырма планда өйрәнү безгә киләчәкне төзүгә ярдәм итә», – дип билгеләде Ләйлә Ихсан кызы.
Программа кысаларында университет җитәкчелеге белән очрашулар үткәрелде. Ректор Нурлан Орынбасар улы Дулатбеков Ләйлә Минһаҗевага, хезмәттәшлекнең күпеллык тарихын искә алып “Рәхмәт хаты” тапшырды. Стратегик үсеш буенча проректор Ербол Жаңбырбай улы Сармурзин белән филология факультеты деканы Елдос Ерғазы улы Түйте һәм кафедра җитәкчеләре тикшеренү эшләрен бергәләп алып бару, студентлар алмашы һәм уртак грантларга проектлар эшләү турында фикер алышты.
Программада «Bolashaq» академиясе белән дә очрашу булды. Академия ректоры Куанышбек Булан улы Аданов, үз ягыннан, уртак проектлар оештыруның кирәклеген ассызыклары.
Сәфәрнең иң тәэсирләндергән өлешеннән берсе – КарЛаг музее-мемориалына бару булды. Бу урын – совет чорында сәяси тоткыннар лагерьларе комплексы. Музей директоры белән әңгәмә вакытында Ләйлә Ихсан кызы әлеге лагерь белән тарихи һәм әдәби матераллар аша таныш булуын әйтте. «Тарихны хәтерләү – киләчәккә юл ачу» икәнен ассызыклады. Шулай ук, С.Сәйфуллин исемендәге казах дәүләт театрына (театр нигезләүчеләр – татарлар) һәм “Дуслык өенә” сәяхәтләр булды.
Яңа комментарий өстәргә