Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Чулпан Зарипова-Четин Кубада узган конгресста татар әдәбияты турында чыгыш ясады

Төркиянең Карс шәһәрендә урнашкан Кавказ университетының Чордаш төрки телләр һәм әдәбиятлар кафедрасында эшләүче милләттәшебез, шагыйрә һәм галимә, филология фәннәре докторы, профессор Чулпан Зарипова-Четин 21-28 гыйнварда Куба башкаласы Гаванада үткәрелгән  «IX Халыкара мультидисциплинар һәм глобаль тикшеренүләр» конгрессында катнашты.   Чулпан Зарипова-Четин әйтүенчә, Куба Җөмһүриятенә баруының максаты – Латин Америкасында Кариб диңгезендә урнашкан утрау-дәүләттә татар әдәбиятын, татар шигырен танытудан гыйбарәт булган. Биредә ясаган чыгышы татар халкының күренекле шагыйре Сибгат Хәкимнең иҗатына багышланган: «Татар шагыйре Сибгат Хәкимнең шигъриятендә ватан концепциясе». Чулпан Зарипова-Четин бу теманы сайлавын шигырләрендә туган җиренә даими мәдһия укучы шагыйрьнең иҗатын башка кыйтгаларда да яңгыратырга теләве белән аңлата. «Якташ шагыйремнең иҗаты моңа лаек», – ди ул.

«Сибгат Хәким туып үскән Күлле-Киме авылы хәзер Әтнә районына керсә дә, шагыйрьнең иҗаты чәчәк аткан дәвердә ул Арча районында иде. Минем туып үскән Субаш Аты авылына да якын. Сибгат Хәким күп кенә шигырләрендә Арча турында яратып яза. Ә инде «Бер горурлык хисе» дигән шигырендә «Нигезләрен биек итеп сала / Яңа Куба, яңа Вьетнам», дип язганда, ул минем азатлыкның халык өчен дә мөкатдәс булуын тасвирлый. Бөтенләй башка кыйтгада татар шигъриятен таныта алуыма мин бик шатмын. Үзем дә туып үскән Арчаның бәрәкәтле туфрагыннан илһам алып язган Сибгат Хәкимнең исемен һәм шигырләрен Атлантик океанның теге ягында яңгыратудан иксез-чиксез горурлык хисләре кичердем. Кубага килеп чыгыш ясаган, биредә татар әдәбиятын, татар шигырен һәм татар шагыйре Сибгат Хәкимне таныткан беренче татар галимәсе булдым», – ди ул.

Галимә Чулпан Зарипова-Четинның ясаган чыгышы төрле илләрдән килгән галимнәрдә зур кысыксыну уяткан. Аңа моннан соң да дөньяның төрле кыйтгаларында, төрле илләрендә татар халкының күренекле язучыларын таныту эшен дәвам итәргә насыйп булсын.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар