Чистай музей-тыюлыгында “IV Гаяз укулары” дигән тантаналы чара үтте. Мәшһүр татар классигы Гаяз Исхакыйның тууына 147 ел тулуга багышланган быелгы укуларда Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров, Татарстанның халык язучысы Вахит Имамов, тәрҗемәче, Г.Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты Фатиһ Кутлу катнашты. Әлеге чарада мәктәп укучылары, укытучылары актив катнашып, төрле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр.
Яңа комментарий өстәргә