Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

“Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары” китабы тәкъдим ителде

Татарстан Милли китапханәсендә “Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары: тарихи-документаль һәм биографик җыентык” дип аталучы китапны тәкъдим итү кичәсе узды. Аның авторлары – тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимирова һәм җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова.

Чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, әдәбият галимнәре Хатыйп Миңнегулов, Дания Заһидуллина һ.б. чыгыш ясады.

Яңа дөнья күргән китапта милли азатлык өчен көрәш юлында булган, халкыбызның мәгърифәте, мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызлар хакындагы мәгълүмат тупланган. Алар тумышы белән Чистай ягыннан. Җыентыкта Сания Гыйффәт, Фатыйма-Фәридә Нәүрүзова, Ләбибә Хөсәенова, Сәгадәт Чагатай, Рабига Хәкимова, Вера Минкина Зәйтүнә Мәүлүдова турында төрле авторларның кызыклы язмалары бирелә.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева