Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Чиләбе өлкәсенең татар поэзиясе антологиясе» тәкъдим ителде

Чиләбе шәһәре өлкә фәнни китапханәсендә «Чиләбе өлкәсенең татар поэзиясе антологиясе» китабы басылып чыгу уңаеннан әдәби кичә үтте. Әлеге чарада Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары – «Мәдәни җомга» газетасы, «Казан утлары» һәм «Безнең мирас» журналларының баш мөхәррирләре Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, Рөстәм Галиуллин да катнашты.

Антологиядә 18 шагыйрьнең иҗаты урын алган. Алар арасында Габдрахман Теләш, Әхмәт Рәфыйков, Басыйр Рәфыйков, Сәлим Фатыйхов, Нурулхак Фәйзуллин, Рөстәм Вәлиев, Салисә Гәрәева, Венера Нуретдинова, Ирек Сабиров, Оксана Ильюп һәм башкалар бар.

Кичә барышында Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы Рөстәм Галиуллин әлеге китапны чыгарудагы зур өлеше өчен, Чиләбе өлкәсенең татар конгрессы рәисе Лена Рәфыйк кызы Колесниковага Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың Рәхмәт хатын тапшырды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина