Яр Чаллы шәһәренең Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбендә, язучы Факил Сафинның «кадет» эзләү отрядының героик эшенә багышланган «Алар безне эзлиләр…» китабының рус теленә тәрҗемә ителгән «Они ищут нас…» китабын тәкъдир итү булды.
Китап-табылдыклардан, архив мәгълүматларыннан һәм отрядта катнашучыларның шәхси тарихларыннан җентекләп җыелган хәтер елъязмасы, алар һәлак булган Ватанны саклаучыларга исемнәрен кайтаралар.
Чарада Чаллы шәһәренең мәгариф оешмаларынын тәрбияләү буенча директорлар киңәшчеләре, шулай ук тәрбия буенча киңәшчеләрнең муниципаль координаторы Газизова Л.Г. катнашты, алар проектның әһәмиятен югары бәяләделәр.
«Татарстан Республикасы Ватан «берләшмәсе» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы советы Сафин Факил Миннемөхәммәт улына яшь буынны патриотик тәрбияләүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде.


Яңа комментарий өстәргә