Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Чаллыда Муса Җәлилне искә алдылар

Ел саен, 15 февральдә, татар халкының бөек каһарман, Герой – шагыйре Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелә. Муса Җәлилнең иҗатына багышланган шигъри митин, традиция буенча, бөек татар шагыйренең һәйкәле янында узды. Шигъри митингта язучылар, укытучылар, укучылар, мәдәният хезмәткәрләре, җәмагатьчелек вәкилләре, шәһәрдәшләр катнашты.

Шагыйрьнең батырлыгы, туган халкына, туган теленә булган мәхәббәте турында Татарстан Язучыар берлеге урынбасары – Яр Чаллы язучылар бүлеге җитәкчесе, Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины, язучы Факил Сафин сөйләде.

Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге, шәһәр Башкарма комитетының Комсомол районы, Үзәк китапханә оештырган әлеге чарада Муса Җәлилнең сүзләренә язылган җырлар, аның шигырьләре яңгырады. Герой-шагыйрьнең үлмәс шигырьләрен мәктәп укучылары, язучылар Мансур Сафин, Айрат Суфиянов, Айрат Шәйхетдинов сөйләделәр. Митингны алып баручы, Үзәк китапханәнең әдәбият музее хезмәткәре Роза Хәмидуллина, татар халкының батыр улы белән горурлану хисен уятырлык сүзләр белән чараны алып барды.

Чара бер минут тынып тору, шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр кую белән тәмамланды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар