Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Чаллыда шагыйрә, галимә Рәзинә Мөхиярованың иҗат кичәсе үтте

Яр Чаллы  «Чишмә» халыклар дусты йорты» нда, Татарстан Язучылар берлеге оештырган, шагыйрә, галимә Рәзинә Мөхиярованың «Энҗе тезәм сүзләрдән» дип исемләнгән иҗат кичәсе үтте.

Кичәгә шагыйрәнең каләмдәш дуслары, шәһәр җитәкчеләре, педагогия университетында бергә эшләгән мөгаллимнәр, Башкортостаннан якташлары, иҗатын хөрмәт иткән шәһәрдәшләр, дуслары, туганнары җыелды.

Алар шагыйрәгә үзләренең җылы теләкләрен җиткереп, шигъри гөлләмәләр, чәчәкләр, җыр-моң бүләк иттеләр.

Кичәнең Рәзинә Мөхиярова сүзләренә язылган “Ак мәчет ” җыры белән башланып китүеннән күңелләргә илаһи моң агылды.

Тантаналы мизгел Рәзинә Мөхияргә лаеклы бүләкләр тапшыру булды. Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Нәркиз Венер улы Кашапов шәһәр хакимиятенең Рәхмәт хатын; Чаллы язучылар бүлеге җитәкчесе, күренекле әдип Факил Миннемөхәммәт улы Сафин Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатын һәм Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медален тапшырдылар.

Рәзинә Хәйбрахман кызының 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә бер сулышта үтте. Үзен татар теленә укыткан укытучысы Рәзинә ханымга, татар-төрек язучысы Фатих Кутлуның котлау сүзләре дә җыр-моңга үрелде.

Шагыйрьләр, укучылар сөйләгән шигырьләр, юбиляр сүзләренә язылган һәм танылган җырчылар башкарган җырлар, театр артистлары күрсәткән милли матур күренеш, Казан инновацион университетының Яр Чаллы бүлеге студентларының Р.Мөхияр китабы белән хореграфик чыгышы, «Туган тел» җыры яңгыраганда экранда Тукайның бүгенге дәвамчыларына таба атлап килүе белән кичә югары ноктада тәмамланды. Әйе, без Тукай варислары, аның мирасын дәвам итәбез!

Балаларның туган телдә искиткеч төгәл, сәнгатьле итеп яттан шигырь сөйләүләре нинда куаныч бүгенге көндә! Димәк, балаларыбыз татар китапларын укып үсә. Әдәбиятыбыз, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез шагыйрьләрьнең тәрбияви шигырьләре аша буыннан-буынга күчә баруы күз алдында. Р.Мөхияр оныкларының татарча шигырь сөйләве, Зинира оныгының шигырьләр иҗат итүе дә, киләчәккә зур өметләр баглады.

Бүген дә иҗатында туган нигез, туган ил, Туган тел, гаилә темасы үзәк урын алып торган, күп еллар мәктәпләрдә, Чаллы педагогик белем бирү университетында татар теле укыткан укытучы-шагыйрьгә тамашачылар яңадан-яңа уңышлар теләп, күтәренке кәеф белән  хушлашты.

Валентина Ибраһимова


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар