Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Чаллыда шагыйрь Айрат Шәйхетдиновның иҗат кичәсе узды

13 нче май көнне Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Айрат Шәйхетдиновның иҗат кичәсе узды.

Якты күңелле шагыйрьне зурлап килүче Чаллы язучылары,  Чаллы язучылар бүлеге каршында эшләп килүче “Ләйсән” әдәби – иҗат берләшмәсе әгъзалары, әдәбият сөючеләр,  иҗатташ дуслары, каләмдәшләре, Минзәләдән  һәм туган  авылыннан якташлары котладылар.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары – Чаллы язучылар бүлеге җитәкчесе, язучы Факил Сафин киләчәктә дә иҗат уңышлары теләп, Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.

Түбән Камадан килгән  «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары шагыйрьнең иҗатын үз юлын тапкан челтер чишмәнең талгын агышы белән чагыштырдылар,  иҗат уңышлары теләделәр.

Каләмдәшләре  Айрат Шәйхетдиновка хас асыл сыйфатларны, иҗатына хас хисләр муллыгын, табигыйлекне  атап үттеләр, матур теләкләрен шигъри юллар белән дә, җырлар  аша да җиткерделәр.

Әдәби – музыкаль  чара шагыйрь сүзләренә иҗат ителгән, Чаллының танылган җырчылары һәм иҗатташ дуслары башкаруында җырлар, шигъри театраль күренешләр  белән үрелеп барды.

Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театры артисты Гөлфия Фәйзрахманова, шагыйрьнең үзенә язган хатларын укып, аның күңел дөньясына күз салды.

103 нче “Тургай” балалар бакчасы тәрбиячеләре Айгөл Валиева, Зөлфия Ахметзянова, Рамилә Фәтхетдиноваларның А,Шәйхетдинов шигырьләреннән күрсәтелгән театраль күренеш,  кичәне җанландырып, алкышларга күмелде.

Танылган шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның үзенең   шигырьләрен укыгандагы аһәңе, сихри мөхит уятып, күңелләргә иңде.

Шәһәрнең популяр җырчылары – Илсөяр Зарипова, Дания Сибгатуллина, Фәнилә Салихова. автор – башкаручылар Зөлфия Җиһан, Фәридә Сәхабиева, Валерий Манкушев башкарган җырлар да кичәгә үзгә  ямь  өстәде.

Җылы атмосферада узган кичә күңелләрне әйтеп бетерә алмаслык моңга салды.

Татарстанның халык рәссамы Мәдьяр Шәрипов бүләк иткән картинаны, Айрат Шәйхетдинов кичәнең истәлек – хәтирәсе итеп   саклар. Хәтирә мәңгелек бит ул…


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Июн
27
Сб
Алексей Остудин
Июл
4
Сб
Әлфирә Низамова
Июл
7
Вт
Июл
8
Ср
Июл
9
Чт
Гүзәл Галләмова
Июл
11
Сб
Ольга Журавлева