Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Чаллыда Разил Вәлиевнең 75 яшьлек юбилеена багышланган кичә узды

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевнең 75 яшьлек юбилеена багышланган “Бу дөньяның мин бер кыйтгасыдыр…” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

Чарада шәһәр җитәкчеләре, шагыйрьнең каләмдәшләре, иҗтимагый оешма вәкилләре, якташлары, шигърият сөючеләр катнашты. Кунаклар иң элек театр фойесында Үзәк китапханә тарафыннан урнаштырылган кызыклы, бай эчтәлекле күргәзмә белән таныштылар.

Алып баручылар Разил Вәлиевның “Бу дөньяның мин бер кыйтгасыдыр’ дип исемләнгән әдәби музыкаль кичәсе фәлсәфи уйлану-истәлекләре аша тамашачыны мөхтәрәм язучның тормыш сәхифәләре белән таныштырды. Чара барышында шагыйрьнең балачак елларыннан алып, бүгенге көнгә кадәр тормыш юлы, иҗади, иҗтимагый эшчәнлеге күз алдыннан кичерелде.

Барлык чаллылылар исеменнән юбилярны гомер бәйрәме белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов котлады. Рамил Мәрвән улы Разил аганың республика һәм Яр Чаллы шәһәре үсеше өчен куйган хезмәтләренә тукталып, башкарган эшләре өчен зур рәхмәтен белдерде.

Тәбрикләү сүзләрен шулай ук Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, берлекнең Яр Чаллы бүлеген җитәкләүче Факил Сафин, мәртәбәле язучылар һәм кунаклар җиткерде.

Юбилей кичәсе барышында шагыйрьнең күп кенә шигырьләре яңгырады. Әлбәттә, сәхнә түреннән Разил Вәлиев үзе дә тамашачыга шигъри тәлгәшләрен бүләк итте. Сәхнәне үзләренең матур җырлары белән Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Идрис Кәлимуллин һәм шигъри композиция белән Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары бизәде.

Чыганак: “Культурные Челны”


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева