Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Чаллыда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алдылар

26 нчы августы көнне, Яр Чаллы шәһәре ГЭС бистәсендәге Муса Җәлил һәйкәле янында, җәлилчеләрне искә алу чарасы булып үтте. Быел фашистлар тарафыннан унбер татар каһарманын җәзалап үтерүгә 80 ел тулды. Әлеге чарага язучылар һәм шагыйрьләр, мәктәп укучылары, укытучылар, китапханәчеләр, киң җәмәгатьчелек җыелды. Чараны Муса Җәлил исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәре Акйолдыз Янмурзина алып барды. Митингта Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары – Язучыларның Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Факил Сафин чыгыш ясап, Муса Җәлил һәм җәлилчеләрнең каһарманлыгы илебез, халкыбыз тарихында мәңге сакланачагын ассызыклады. Шулай ук «Идел-Урал» хәйрия фонды җитәкчесе, Шәйхи Маннур исемендәге бүләк иясе, шагыйрь, язучы Рәкит Аллабирде, Шайхи Маннур, Егор Уткин, Эдуард Касыймов исемендәге бүләкләр иясе Мансур Сафин чыгыш ясадылар. Мәктәп укучылары татар һәм рус телендә Муса Җәлилнең шигырьләрен укыдылар. Чара каһарманнар истәлегенә һәйкәлгә чәчәкләр салу белән төгәлләнде.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Янв
25
Вс
Янв
27
Вт
Фев
1
Вс
Тәуфыйк Кәримов
Фев
10
Вт
Солтан Шәмси