27 ноябрь көнне, Чаллы шәһәр Үзәк китапханәсендә, Россия һәм Татарстан Язучылар, Россия Журналистлар берлекләре әгъзасы, язучы Марс Яһудинның «Еллара аша» исемле иҗат кичәсе үтте.
М.Яһудинның каләмдәшләре Рәзинә Мөхияр, Айрат Шәйхетдинов язучының үзенә атап язган шигырьләрен бүләк иттеләр.
Тормыш иптәше Резеда ханым Марс Яһудинның август аенда узган 75 яшьлек юбилеена атап чыгарган, юбиляр турында кызыклы мәгълүматлар туплаган, гаилә белән берлектә нәшер ителгән “Марс” журналы белән сөендерде. Китапларын яратып укучы Зәбир Хәлимов
.Язучының истәлекләре белән үрелеп барган кичәне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар драма театры артистлары күрсәткән, М.Яһудинның әтисе, язучы Нәфыйк Яһудин әсәре буенча куелган “Алтын алка” пьесасының өзеге, «Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы» студентларының “Гайшә әби” хикәясен сәхнәләштерүләре кичәгә үзенчәлекле атмосфера сулышы өрде.
Язучылар белән очрашулар һәрвакытта да укучының күңелендә үз эзен калдыра. Тере мавыктыргыч аралашу яшь буын әдәбият сөючеләр хәтерендә озак сакланыр әле.

Яңа комментарий өстәргә