Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Чаллы язучылары Әгерҗедә мәктәп укучылары белән очрашты

Татарстан Язучылар берлеге урынбасары – Яр Чаллы язучылар бүлеге җитәкчесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы Факил Сафин һәм “Мәйдан” журналының җаваплы редакторы, шагыйрә Лилия Гыйбадуллина Әгерҗе районы Кадыбаш урта мәктәбендә “Ихластан сөйләшү” дип исемләнгән очрашу кичәсендә булдылар.

Очрашу барышында Факил Сафин һәм Лилия Гыйбадуллина тормыш һәм иҗат юллары белән таныштырдылар, әсәр язу серләрен ачтылар. Кичә моңлы җырлар, шигырьләр, театраль тамаша белән үрелеп барды. Мәктәп коллективы Факил Сафинның “Тормышның туган көне” шигырен сәхнәләштерделәр. Укучылар һәм укытучылар язучыларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Килгән кунаклар белән җанлы әңгәмә, укучылар күңелендә тәэсирле истәлекләр белән хәтерләрендә уелып калыр.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Янв
25
Вс
Янв
27
Вт
Фев
1
Вс
Тәуфыйк Кәримов
Фев
10
Вт
Солтан Шәмси