Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Чаллы Язучылар берлеге кырык еллык юбилеен бәйрәм итте

 Автошәһәрдә тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсенә 40 ел тулуны билгеләп үттеләр. Кичәдә сәламләү сүзе белән Чаллы мэры Наил Мәһдиев

чыгыш ясады. «Язучылар тормышка үзләренчә карый. Бу караш тукталырга, дуслык, мәхәббәт һәм үзара аңлашу кебек кыйммәтләр турында уйланырга ярдәм итә. Язучылар оешмасы аларны үз әсәрләрендә үстерә, аларга үз укучыларын җәлеп итә. Шуңа күрә әдәбиятчыларның шәһәр һәм КАМАЗ төзелешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Ул төзүчеләрнең хезмәтеннән бер дә ким түгел», – диде шәһәр башлыгы.

Ул кичтә Язучылар оешмасы хезмәткәрләре 1980 елның 8 гыйнварында «Энергетик» мәдәният сараенда әдәби бүлеккә нигез салуларын искә төшерде. Аңа Язучылар берлеге һәм әдәби берләшмәләр әгъзалары, КАМАЗ автогигантының һәм Түбән Кама ГЭСының Комсомол удар төзелешләрендә эшләүче Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләреннән иҗат яшьләре вәкилләре, Түбән Кама һәм Кама буеның эре химия предприятиеләрендә эшләүчеләр керде.

Тантанада Чаллы Язучылар берлеге җитәкчесе Факил Сафин һәм шагыйрь, публицист Николай Алешков «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» истәлек билгесенә лаек булды.
(«Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова)

Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева