Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Чаллы шәһәрендә шагыйрә Әлфия Ситдыйкованың иҗат кичәсе узды

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының кече залында Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова, Александр Грибоедов премияләре лауреаты, язучы Әлфия Ситдыйкованың гомер бәйрәме һәм Татарстан китап нәшриятында яңа китабы чыгу уңаеннан иҗат кичәсе узды. Кичәдә юбилярны Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, күренекле әдип, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Факил Сафин котлады. Факил Сафин Әлфия Ситдыйковага Татарстан Язучылар берлегенең Рәхмәт хатын, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың котлау телеграммасын тапшырды.

Яр Чаллы шәһәре хакиме Наил Гамбәрович Мәһдиев, шәһәр җитәкчелеге исеменнән юбилярны Яр Чаллы Мәдәният идарәсе башлыгы Румил Рәүф улы Кәрамиев котлады һәм шәһәр исеменнән кыйммәтле бүләк тапшырды. Кичәне күренекле шагыйрә, Халык-ара Бэлла премиясе лауреаты Лилия Гыйбадуллина әзерләп алып барды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр