Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Чүпрәледә Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу булды

22 майда Чүпрәле районының Кече Чынлы авыл китапханәсендә, Ватанны саклаучылар елы кысаларында,  «Ватанны саклаучылар елында китапханәләр эшчәнлеген оештыру» темасына  семинар булып узды. Семинарда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты,  Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова да катнашты.

Китапханәчеләр аңа әдәби барыш җәһәтеннән күп сораулар бирде, хәзерге әдәбият турында үз фикерләрен җиткерде.  «Күренекле язучы белән әңгәмә әдәбият сөючеләр өчен үзе үк җан азыгы», – диде Татарстан Милли китапханәсе хезмәткәре Зәйнәп Җамалиева һәм язучыга китапханәчеләр исеменнән рәхмәтен белдерде.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Июн
27
Сб
Алексей Остудин
Июл
4
Сб
Әлфирә Низамова
Июл
7
Вт
Июл
8
Ср
Июл
9
Чт
Гүзәл Галләмова
Июл
11
Сб
Ольга Журавлева