23 март көнне Буа районы Иске Суыксу авылы китапханәсендә күренекле татар язучысы, әдәбият галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу булды.
“Юлда булу хәерле…”дип исемләнгән бу кичәдә Татарстан Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге баш китапханәчесе Зәйнәп Җамалиева, Иске Суыксу авылы башлыгы Марс Давлетшин, район китапханәчеләре, укытучылар һәм матур әдәбият сөючеләр катнашты. Берочтан бу очрашу белән без «Россия халыклары бердәмлеге елын» ачып җибәрдек.
Ихлас аралашуга корылган очрашу кысаларында әдипнең “Кенәри – читлек кошы”, “Сират күпере”, “Утлы таба өстендә”, “Кош булып очар идем” дип исемләнгән романнары, “Беренче умырзая”, “Ак кыялар өстендә хыял”, “Истәлек өчен Гыйлемханга” кебек төрле телләргә тәрҗемә ителгән повестьлары, күпсанлы хикәяләре хакында фикер алыштык. Яңа Чәчкап авылы китапханәчесе Фәридә Саттарова язучының “Канатлы кояш” әсәренә анализ ясады.
Ринат абыйның балаларга атап язылган “Яңа елга күчтәнәч”хикәясен 3 сыйныф укучылары Измайлов Кәрим һәм Мөхәмәтҗанов Камил сыйныф җитәкчеләре Гайнетдинова Илсөяр белән бергәләп тамаша кылдылар.
Черкен авылы китапханәчесе Әзинә Хаҗиәхмәт кызы, Иске Суыксу авылы сәнгать җитәкчесе Захидуллина Рәзинәләр үзләренең моңлы җырларын башкардылар.
Кичәне Иске Суыксу авылы китапханәчесе Гыймадиева Гөлнара алып барды.
Һәркем Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев сөйләгән кызыклы һәм тарихи истәлекләрне йотлыгып тыңлады. Язучы «Партизан Зәки Нури» дигән яңа романын район китапханәләренә һәм укучыларына бүләк итте.
Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев белән аралашу, ул сөйләгән истәлекләр безнең күңелләрдә бик кадерле ядкарь булып озак елларга сакланып калыр.
Дилбәр Ситдикова, Буа районы Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре җитәкчесе урынбасары


Яңа комментарий өстәргә