Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Биектау районы Кече Битаман авылында Туфан Миңнуллин исемендәге lll Бөтенроссия драматурглар семинары ачылды

Бүген Биектау районы Кече Битаман авылында күренекле драматург Туфан Миңнуллин исемендәге lll Бөтенроссия драматурглар семинары ачылды. Семинар әләмен язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев, Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина күтәрде.

Туфан Миңнуллин тормышына һәм иҗатына багышланган Түгәрәк өстәлдә әдипнең әсәрләренең бүгенге театрда тоткан урыны һәм куелу ешлыгы турында сүз күтәрелде, башка күп җитди мәсьәләләр уртага салынды, аларны чишү юллары тәгаенләнде.

Бүген семинарда яңа әсәрләрен Мансур Гыйләҗев һәм Салават Юзеев укый.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр