Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Без – төрле, әммә без бергә, Россия – уртак йортыбыз»

Түбән Кама шәһәренең 26 нчы мәктәбендә «Без – төрле, әммә без бергә, Россия – уртак йортыбыз» дип исемләнгән дуслык фестивале үтте. Бу бәйрәм – балаларның күпмилләтле җәмгыяттә туган телләренә, гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләүне максат итеп куя. Фестивальнең оештырылышы дәвамлы һәм җентекле әзерлек таләп итә. Анда барлык укучылар да катнаша. Башлангыч сыйныфта белем алучылар өчен аерым үткәрелә, югары сыйныфта укучылар чараны тамаша кылып кына калмыйлар, тиешенчә бәя дә бирәләр. Халыкара туган тел бәйрәме алдыннан фестиваль 5-11 нче сыйныфлар өчен оештырыла. Арада җиңү яулаган, ягъни иң күп балл җыйган сыйныф Халыклар дуслыгы йортында чыгыш ясый, бәйгедә катнаша.

Өч ел рәттән оештырылган, ике төп өлештән торган дуслык фестиваленең идея авторы 26 нчы мәктәп директоры Чулпан Минталыйп кызы Хәйруллина. Куелган бурычларны гамәлгә ашыруны барлаучы милли мәгариф һәм тәрбия бирү өчен җаваплы туган тел укытучысы Фәридә Хәсәнша кызы Сәйфетдинова үзеннән шулай ук зур өлеш кертә. Алар әйтүе буенча фестивальгә әзерлек яңа уку елыннан ук башлана: октябрь аенда жирәбә үткәрелә һәм һәр сыйныфның үзенә караган милләтнең мәдәниятен яктырту бурычы ачыклана. Мәктәп коллективы, укучылар һәм әти-әниләр белән бергәләп, милли киемнәрне сайлау, ризыкларны әзерләү, сәхнәдә чыгыш ясау өчен репетицияләр үткәрү кебек эшләрне алып баралар. Яшерен-батырын түгел, сәхнәләштерү күпчелек әти-әниләр эштән кайткач, кичке якта башкарыла. Кемнеңдер әнисе хореограф ролен үтәсә, икенчесе режисер, өченчесе сценария яза һ.б.һ.б.

Фестиваль ике төп өлештән тора: берсе – һәр милләтнең кунакларын каршы алу, исәнләшү, шул халыкка гына хас булган яңалык белән таныштыру, серләрен бүлешү, шатлыклары белән уртаклашу, аралашу, табыннарны көйләү һәм сыйлау традицияләрен күрсәтүне үз эченә алса, икенче төп өлешендә – укучыларның зур сәхнәдә үзләрен артистларча тотып, милли йолаларны сәхнәләштерүләрендә, ягъни чыгыш ясауларында чагыла.

Искиткеч зур әзерлекне таләп иткән бәйрәм чарасына кирәк-яракларны катнашучылар үзләре юллап табалар. План төзиләр, ягъни фестивальгә әзерләнәләр. Бердәмлек укучы балаларның әзерлегеннән чыгып өс-башларында, табын тутырып әзерләгән сый-нигъмәтләрне тәкъдим итүдә, гореф-гадәтләребезне, милли йола бәйрәмнәребезне рольләргә бүлеп сәхнәләштерүдә ачык чагыла. Нинди халык мәнфәгатен кайгыртсалар нәкъ шул телдә аралашалар, шул телдә милли ризыкларын мактап кунакларны сыйлыйлар, югары сәхнәдән дә нәкъ шул телдә “дуслык җырын” башкаралар.

Фестивальдә катнашкан һәр сыйныф үз милләтенең мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен чагылдырды. Татарлар булып киенгән 5 нче Б сыйныфында белем алучылар гөрләтеп кичке уен оештырсалар, рус милләтен чагылдыручы 8 нче В сыйныфы укучылары май чабу бәйрәменнән өзек күрсәттеләр. 6 нчы А сыйныфында укучылар Чуваш халык җырлары, 7 нче Б сыйныфы алдынгылары әрмәннәрнең яз каршылау йоласы белән таныштырдылар. 6 нчы Б сыйныфы белорусларның Иван купала бәйрәмен, дагыстанлылар (8 нче А сыйныфы) кыз ярәшү күренешен, үзбәкләр (9 нчы А сыйныфы) гаилә бәйрәмен, таҗиклар (5 нче А сыйныфы)  никах туен, Яһүдләр (9 нчы Б сыйныфы) туй йоласын, чеченнар (7 нче А сыйныф) кыз урлау йоласын, башкортлар (10 нчы А сыйныфы) юрта уенын, (5 нче В һәм 6 нчы В сыйныфлары) мари халык уеннарын, 11 нче А сыйныфы мордва халкының май чабу бәйрәмен, кытайлылар (9 нчы В сыйныфы) чәй пешерү церемониясен башкардылар. 8 нче Б сыйныфы укучылары бурят батыры турында спектакльдән өзек сәхнәләштерделәр. Кыскасы, барлык чыгышлар да аеруча җылылык һәм ихласлык белән башкарылды, ә сәхнәгә чыккан укучыларның үзләре күрсәткән горурлык, хәтта зур мәдәни күптөрлелеккә ия булган җәмгыятебезнең тату булуын ассызыклады.

Бер тында узган зур фестивальдә катнашучыларның эшләрен бәяләп урыннар билгеләдек, дипломнар тапшырдык.

5-7 нче сыйныфлар арасында:

  • 1 урын: 5Б (татарлар), сыйныф җитәкчесе Кунгурова Г.Р.
  • 2 урын: 5А (таҗиклар), сыйныф җитәкчесе Кустова Т.А.
  • 2 урын: 6А (чуашлар), сыйныф җитәкчесе Лаврентьева О.В.
  • 3 урын: 7Б (әрмәннәр), сыйныф җитәкчесе Моисеева К.В.
  • 3 урын: 5В һәм 6В, сыйныф җитәкчеләре Колганова Н.С. һәм Кочеткова Н.В.
  • «Халык традицияләренә сакчыл мөнәсәбәт өчен» номинациясе: 7А (чеченнар), сыйныф җитәкчесе Градусова Л.А.

8-11 сыйныфлар арасында:

  • 1 урын: 8А (дагестанлылар), сыйныф җитәкчесе Тереньева Н.В.
  • 2 урын: 8В (руслар), сыйныф җитәкчесе Гилемханова Э.Р.
  • 2 урын: 8Б (бурятлар), сыйныф җитәкчесе Сабанаева Г.Р.
  • 3 урын: 9А (үзбәкләр), сыйныф җитәкчесе Черных А.Т.
  • 3 урын: 10А (башкортлар), сыйныф җитәкчесе Вьюкова В.В.
  • «Халык традицияләренә сакчыл мөнәсәбәт өчен» номинациясе: 9В (кытайлар), сыйныф җитәкчесе Базарова Л.Н.
  • «Халык традицияләренә сакчыл мөнәсәбәт өчен» номинациясе: 9Б (яһүдләр), сыйныф җитәкчесе Волкова М.Р.
  • «Халык традицияләренә сакчыл мөнәсәбәт өчен» номинациясе: 11А (мордвалар), сыйныф җитәкчесе Евдокимова И.А.

Бу бәйрәм – күпмилләтле Россия халкының бердәмлеген һәм дуслыкны ныгытуын чагылдырды, балаларның туган телләренә хөрмәтне арттырды. Шуның белән бергә туган тел, туган җир һәм Ватан төшенчәләре һәрвакыт якын булып торырга тиешлеген һәм күпмилләтле җәмгыяттә дус яшәүнең никадәр зур бәхет икәнен искәртте.

Искиткеч зур әзерлекне таләп иткән фестивальне тамаша кылудан тыш, укучыларның сәләтләрен вә тырышлыкларын бәяләдем. Иң мөһиме шигырьләрем белән яңа буынга хөрмәт һәм тырышлыкны өстәргә, туган телне һәм Ватаныбызны сөяргә өндәү минем өчен зур дәрәҗә булды. “Сезнең кебек тырыш-уңган, милли җанлы укучылар булганда Туган тел, туган җир, Ватан төшенчәләре hәрвакыт янәшә йөрер” – дип, яшь буынга үземнең шигъри бүләгемне тәкъдим иттем.

Әлеге чара күпмилләтле җәмгыятнең үзенчәлеген, аны кадерләп саклау һәм киләчәккә тапшыруның мөһимлеген искәртеп, укучыларның күңелендә мәңгелек эз калдырырга сәләтле булды.

Дуслык фестиваленең мәртәбәле кунагы һәм жюри әгъзасы,

Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, 64 нче балалар бакчасы мөдире, язучы Нурзия МИРХАЗОВА

 

 

 


Язучылар

Туган көннәр