Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Батыр үлә, үлмәс ат алып…

Ел саен февраль аенда Чаллы шәһәренең мәктәпләрендә, балалар бакчаларында, китапханәләрендә каһарман шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган төрле әдәби-патриотик чаралар, шигырь уку бәйгеләре үтә. Быел да нәкъ шулай булды. Ә инде 15 нче февральдә, Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулган көнне, язучылар, шагыйрьләр, укучы балалар, укытучылар, шәһәр җитәкчелеге вәкилләре, шагыйрьнең иҗатын яраткан, шәхесен хөрмәт иткән чаллылылар Җәлил һәйкәле янына татар халкының бөек улын искә алу тантанасына җыелды.

Чараны Муса Җәлил исемендәге  үзәк китапханә  хезмәткәре  Роза Хәмидуллина герой-шагыйрьнең “Җырларым” шигыре белән ачып җибәрде. Аннан соң сүз Чаллының Комсомол  районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вәлиевага, Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хуҗинга һәм Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафинга бирелде. Язучы, шагыйрь  Факил Сафин үз чыгышында Муса Җәлилнең рухи ныклыгы татар халкы өчен үрнәк өлге булуына игътибарны юнәлтте: “Һәр елны, көн нинди булуга карамастан,  без бирегә җыелабыз. Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алабыз, халкыбызның йөз аклыгы булган шагыйребез белән горурлану хисләре кичереп, үзебезнең иң ихлас сүзләребезне Җәлил рухына багышлыйбыз”, диде ул.

Шигъри митингта Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Әнвәр Шәрипов, Рәзинә Мөхияр, Булат Сәлахов, Әлфия Ситдыйкова, Рәкит Әбделманов, Лилия Гыйбадуллина, Лилия Фәттахова һәм “Ләйсән” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары катнашты. Алар, шагыйрьгә багышлап, гамь һәм ялкын белән сугарылган әсәрләрен укыдылар.

Муса Җәлилне искә алу чарасы бер минутлык тынлык һәм һәйкәлгә чәчәкләр кую белән тәмамланды.

(ТР Язучылар берлегенең   Чаллы бүлеге)

 

           


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева