Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Башкортстанга эшлекле сәфәр

9 август  көнне Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары – Язучыларның Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Илдар Юзеев исемендәге әдәби премия лауреаты Факил Сафин, шагыйрә һәм прозаик, Илдар Юзеев исемендәге премия лауреаты Әлфия Ситдикова, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, Илдар Юзеев исемендәге премия лауреаты Фән Вәлиахметов, Татарстанның атказанган артисты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Илдар Юзеев исемендәге премия лауреаты Фәнир Галимов, Башкортстанның Яңавыл һәм Тәтешле районнарында эшлекле сәяхәттә булып кайттылар.

Делегацияне Яңавыл районы Мәдәният идарәсе җитәкчесе Ибраһимов Ринат Әдис улы, төбәк тарихын өйрәнү музее җитәкчесе Мирсаяпова Алия Энгель кызы, музей һәм китапханә хезмәткәрләре каршы алды.

Кунаклар музей белән таныштылар, Янавыл районында туып-үскән күренекле якташлары турында әңгәмәләр кордылар һәм әдәбият, сәнгатьтә исемнәре киң билгеле шәхесләрнең иҗатларын барлау буенча башкарылган эшләрнең торышы хакында белештеләр. Шулай ук “Замандаш” әдәби – иҗат берләшмәсенең эшчәнлеге дә зур кызыксыну уятты.

Сәфәрнең икенче өлеше халык шагыйре, Илдар Юзеевның туган авылы Ямадыда үтте. Ямады Мәдәният йортында Илдар Юзеевка багышланган музей эшләп килә, монда язучының шәхси әйберләре саклана. Фәнир Галимов музейга Илдар Юзеев истәлегенә ясатылган Хәтер ташы тапшырды. Фән Вәлиахметов язучының атаклы тальян гармунын уйнап җыр сузды. Язучылар Илдар Юзеев турында истәлекләрен сөйләделәр, китапларын бүләк иттеләр.

Шул ук көнне кунаклар Тәтешле районында Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның туган авылы Күрдемдә булдылар, авыл уртасында агып утырган һәм төбәк кешеләре «Җидегән чишмә» дип матур исем белән йөрткән җиде чишмәнең суларын эчтеләр. Шагыйрьнең бертуган энесе, 92 яшьлек Мәгдән ага, үзләренең Атнабаевлар нәселе, авыл тарихы, легендар шагыйрь Әнгам Атнабаев турында истәлекләре белән уртаклашты. Күрдемдә язучының музее оештырылган, авылның бер урамы аның исемен йөртә.

Аннан юлчылар Тәтешле район үзәгенә юнәлделәр. Район үзәгендә ерактан килгән кунакларны мәдәният идарәсе җитәкчесе Әхмәтов Руслан Мәүлетҗан улы, администрация вәкилләре, китапханә хезмәткәрләре каршы алдылар. Үзәк китапханә алдында Әнгам Атнабаевка һәйкәл тора. Шунысы кызык, язучы һәйкәленә каршы гына Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхигә дә һәйкәл куелган. Ике иҗат әһеле үзара дус һәм теләктәшлектә яшәгәннәр. Монда җырчының музее эшләп килә. Делегация музей эшчәнлеге белән танышты.

Искәртеп китү урынлы булыр, язучылар һәр ике районда эшләп килүче Әдәби берләшмәләр белән алга таба хезмәттәшлек турында сөйләшүләр алып бардылар.

Сәфәрнең соңында делегация Яңавыл районы Исәнбай авылында булып, танылган шагыйрә Кәүсәрия Шафикова каберенә чәчәкләр салдылар, рухына дога укыдылар.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр