Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Башкортстанда Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланган чаралар узды

11 март көнне М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында ТР Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты нәшер иткән Г.Ибраһимовның 15 томлык һәм «Татар әдәбияты тарихы»ныӊ 8 томлык академик басмаларын тәкъдим итү булды.12 мартта Г. Ибраһимовның туган ягы – Авыргазы районы Солтанморат авылында мәдәни чаралар үтте.

Әлеге чараларда ТР Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәрләре – текстология бүлеге фәнни хезмәткәре Фәния Фәйзуллина, әдәбият белеме бүлеге мөдире, профессор Әлфәт Закирҗанов һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Илсөяр Иксанова катнашты.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева