Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Балык Бистәсендә Фатиһ Кутлуның «Кардәшлек кадере» исемле китабын тәкъдим ителде

Балык Бистәсе район үзәк китапханәсендә танылган төрек-татар әдибе, тәрҗемәче, публицист, Фатиһ Кутлуның «Кардәшлек кадере» исемле китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Кичәгә Казан каласыннан мәртәбәле кунакларыбыз: язучы һәм драматург Рабит Батулла, танылган шагыйрәләр Шәмсия Җиһангирова һәм Сания Әхмәтҗанова да килгән иде.Фатиһ Кутлу – Төркиянең Каһраманмараш шәһәрендә туып-үсеп, узган гасырның 90 елларыннан башлап язмышын Татарстан белән бәйләгән әдип. Аның тәрҗемәсендә Төркиядә 14 татар китабы, татар әдәбиятына һәм язучыларына багышланган 4 махсус журнал нәшер ителә. Ул – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шулай ук Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе.

Җирлегебездә үткәрелгән чарада район үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче «Аксакаллар шурасы» вәкилләре, китапханәчеләр, әдәбият сөючеләр, укытучылар, укучылар катнашты. Кичәне танылган шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Аксакаллар шурасы» җитәкчесе Вазыйх Фатыйхов ачып җибәрде. Кунакларны район хакимияте башлыгы исеменнән Балык Бистәсе районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина тәбрикләде һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

– Язучыларны тере килеш күрү – безнең өчен тарих. Нинди милләт вәкиле булсак та, без – кардәшләр, туганнар, дуслар. Шушы күперләр бервакытта да сынмасын, юллар өзелмәсен иде, – диде ул үз чыгышында, төрки-татар дуслыгының мөһимлеген билгеләп.

Кичәне Фатиһ Кутлу үзе алып барды. Ул үзенең берсеннән-берсе кызыклы, шул ук вакытта тирән мәгънәле хатирәләре, истәлекләре белән уртаклашты. 2023 елда Төркиядә җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булган әнисен искә алды һәм, аңа багышлап, үтә дә моңлы итеп «Әниемә» җырын башкарды. Фатиһ Кутлу, төрек музыка уен коралында уйнап күрсәтте, татар халкының «Ай былбылым» җырын, Г.Тукайның «Милли моңнар» шигырен, шулай ук төрек телендә җырлар һәм милли киемнән биюләр дә башкарды. Тамаша кылучылар Фатиһ Кутлуның һәрбер сүзен, һәр чыгышын йотлыгып тыңладылар. Ул үзенең тыйнаклыгы, тирән фикере, киң диапазонлы әңгәмәдәш булуы белән укучы күңелендә зур соклану уятты.

Әдип үзенең чыгышында:

– Татарстанга килгәч тә, мине  язмыш балыкбистәлеләр белән очраштырды, – диде автор һәм иҗат җепләренең моннан 32 елек нәкъ менә безнең җирлектән – Кече Әшнәк авылыннан башлануын җиткерде.

Алга таба әдип китапның язылу тарихына тукталды. «Кардәшлек кадере» китабы үз эченә Фатиһ Кутлуның  публицистик язмаларын, истәлек-хәтирәләрен туплаган. Анда шулай ук Аяз Гыйләҗевка, Габдулла Тукайга багышланган язмалар да урын алган. Китапка кереш сүзне олпат язучыбыз Факил Сафин язган, кызы Равза исә китап тышлыгын иҗат итүдә катнашкан.

Фатиһ Кутлуның әлеге китабы татар әдәбиятында беренче күренеш булуы, чит илдә үсеп, чит милләт вәкиленең татар телендә иҗат иткән беренче китап булуы, һичшиксез, зур игътибарга лаек.

Чара барышында кунакларыбыз  авторның ике милләт – татарлар белән төрекләрнең элемтәләрен ныгытып яшәүгә зур өлеш кертүен билгеләп үттеләр, иҗат юлы һәм китапның әһәмиятенә тукталдылар.

Рабит Батулла, Ф.Кутлуның киң кырлы эшчәнлеге билгеләп:

– Әдипнең эшләре гаҗәеп дәрәҗәдә киң. Бик күп татар язучыларының Гаяз Исхакый, Әмирхан Еники һ.б. татар әдипләрнең  әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итте, – диде.

Шәмсия Җиһангирова Фатиһ бәйгә рәхмәтләрен барлык татар халкы исеменнән җиткерде.

– Аны безгә Аллаһ Тәгалә илче итеп җибәргәндер, – диде.  Китапка бик зур бәя биреп, әлеге китап татарда бер генә булуын, кадерле җыентык икәнен искәртте.

Сания Әхмәтҗанова:

– Китапка кертелгән хатларның һәр юлы саен иман, догалар. Һәрбер вакыйганы ул дәлилләп язып, халыкны тетрәндерә, – диде.

Кичәгә Фатиһ Кутлуның дуслары: Кече Әшнәк авылыннан Наил Сәләхетдинов һәм Габделәхәт Мифтахов та килгән иде. Алар яшьлек елларына кайтып, истәлек-хатирәләре белән уртаклаштылар.

– Ике милләтнең туганлашуы рәсми кәгазьдә генә түгел, аның чишмә башы, бәлки, шушы безнең авыл урамнарыннан башлангандыр, – диде алар.

Очрашуны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, райондашыбыз Марсель Җәләлов гармун моңнарына күмде. Китапханәче Индира Илалова башкаруында «Гомерләр үтмәгән» җыры кичәбезгә тагы да ямь өстәде. Югары Тегермәнлек мәктәбе укучысы Фатыйма Мөбарәкшина якташыбыз Равил Фәйзуллинның «Яздан аерып булмый Тукайны» шигырен башкарды.

Соңыннан исә Фатиһ бәй китап сөючеләргә култамгалы китапларын өләште. Кичәдә катнашучылар әдип һәм кунаклар  белән истәлеккә фотога да төштеләр.

Иҗади кичә бик җылы, күңелле узды. Чарага килгән тамашачыларыбыз сөенеп, рухи азык алып, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралыштылар.

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,

Татарстанның Журналистлар берлеге әгъзасы.

(“Авыл офыклары” газетасы, №14, 17 апрель, 2026 ел.)


Язучылар

Туган көннәр

Май
11
Пн
Айрат Шәйхетдинов
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров