Шагыйрь, публицист, популяр җырлар авторы, робагыйлар иҗат итүче Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, «Балтач энциклопедиясе» авторы, милләтпәрвәр шәхес ГАРИФҖАН МӨХӘММӘТШИНГА 85 яшь тулу уңаеннан, Балтач мәдәният үзәгендә «ТУГАН ҖИР ГАМЕН ТОЕП» дип исемләнгән зур кичә булып узды.
Чарада Татарстан Язучылар берлегеннән якын дуслары һәм каләмдәшләре: Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат; филология фәннәре докторы, КФУ пофессоры, тәнкыйтьче Фоат Галимуллин; язучы-прозаик, әдәбият галиме Рәҗәп Бәдретдин катнашты һәм чыгыш ясадылар, юбилярга ихлас теләкләрен, котлауларын ирештерделәр. Күренекле шагыйрь Газинур Моратның үз шигырьләрен бәйрәм сәхнәсеннән яңгыратуы, кичәне тагын да ямьләндерде, җанлы итте. Бу минутлар бәйрәмнең иң югары ноктасы булгандыр. Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык депутаты Ркаил Зәйдулла исеменнән Гарифҗан Мөхәммәтшинга «Әдәбияттагы казанышлары өчен» медале тапшырылды. Кичә авторның матур җырлары белән үрелеп барды.


Яңа комментарий өстәргә