Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Башкортстанда төзекләндерелгәннән соң Фатих Кәримнең музей-йорты ачыла

Әлеге үзәк үз ишекләрен 2017 нче елда ача. Аны милләтпәрвәр, эшмәкәр Фәнир Галимов шәхси акчасына төзетә. Бирегә 6 яшьтән 90 яшькәчә, балалар да, өлкәннәр дә йөри. Үзәктә якшәмбе мәктәбендә туган телебезне өйрәнәләр, җыр-бию түгәрәкләренә йөриләр. Китап сөючеләргә китапханә һәм музей бар.

Үзәккә йөрүче балалар Татарстаннан килгән кунакларны чәк-чәк белән каршы алдылар. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев белдергәнчә, бу үзенчәлекле үзәк. Фәнир Галимов аның барлык чыгымнарын үзе күтәрә. Түгәрәкләргә эшләү өчен мөмкинлекләр тудыра. Ул — үрнәк шәхес. Биредә түгәрәккә йөрүче балалар белән берлектә хезмәткәрләр айга 3-4 чара оештыра. Быел үзәк каршында бөек шагыйребез Г. Тукайга бюст та ачылды. Татарстан кунаклары аңа чәчәкләр салды.

Бүген, 28 нче августта Башкортстандагы Ает авылында, төзекләндерүдән соң, бөек шагыйребез Фатих Кәрим музее ачыла. Музейны ачу тантанасында Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзиев катнаша.

(Татар Конгрессы сайтына нигезләнеп)


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр