15 май көнне Азнакай шәһәренең Мәдәни үзәгендә язучы, тарихчы Марсель Гариповның (Мирсәй Гариф) 80 яшьлек юбилеена багышланган «Галиҗәнап китап сүзе» дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә (конференция форматында) гөрләп узды. Юбилярны Азнакай районы башлыгы Марсель Шайдуллин тәбрик итте. Ул аның иҗаты Азнакай районы өчен зур горурлык булуын, язучының 34 китапка җан өрүен һәм бу китапларның Азнакай халкы өчен генә түгел, ил күләмендә дә танылуын ассызыклады.
Илне ир-егетләребез тота. Ә туган якның горурлыгы – аның талантларында, абруе – олы шәхесләрендә. Азнакай да үзендә туып-үскән, канат ярган һәм үзенең эшләре белән туган җирне олылаучы шәхесләре белән хаклы горурлана. Шуларның берсе – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, язучылар берлеге әгъзасы, тарихчы, Петр I фән һәм сәнгать академиясенең мөхбир әгъзасы, язучы-публицист, Бөтендөнья татар конгрессының “Татар халкына күрсәткән хезмәтләре өчен” медале иясе, Саҗидә Сөләйманова һәм Мәхмүт Хәсәнов премияләре лауреаты, Халыкара социаль-экологик берлек әгъзасы Марсель Мөхәммәтша улы Гариповның Азнакай шәһәренең Мәдәни үзәгендә “Галиҗәнап китап сүзе”дип аталган 80 яшьлек юбилей кичәсе үтте. Юбилярны Татарстан Язучылар берлеге, район җитәкчеләре, ветераннар, хезмәттәшләре, каләмдәшләре, китапханәчнеләр һәм иҗат сөючеләр тәбрик итте. Кичә барышында язучының районыбыз үсешенә керткән алыштыргысыз хезмәтләрен хөрмәтләп, бик күп котлау сүзләре яңгырады.
Кичәдә Марсель Гариповка “Әдәбияттагы казанышлары өчен” медале, “Габдулла Тукайга 140 ел истелекле күкрәк билгесе”, “Татнефть” хәйрия фонды директоры Эльмира Газизованың Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләге тапшырылды.
Марсель абый Гариповны якташым буларак бик күптәннән беләм. Аның яшьләргә карата игътибарын, иҗат берләшмәсе әгъзаләрен, яшь каләм тибрәтүчеләрне машинасына утыртып төрле әдәби чараларга йөртүе, иҗатыбыз белән һәрвакыт кызыксынып торуы, киңәшләре өчен чиксез рәхмәтлемен.
Азнакай шәһәрендә Марсель Гарипов төсле шәхес яшәү – зур сөенеч. Аның тырышлыгы белән күп кенә авылларыбыз үзләренең тарихын, бүгенгесен чагылдырган китапларны күрә алды. Бу китаплар киләчәк буыннарыбызга да мөһим тарихи мәгълүматларны җиткерер, Азнакай районын республика һәм ил күләмендә дә танытыр.
Марсель Гарипов кунакларын табадан гына төшкән китабы белән дә таныштырды. Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның Зәйтүнә Мәүлүдовага карата булган яшерен мәхәббәтен тасвирлап Мирсәй Гариф 2006 елда “Мәңгелек мәхәббәт” китабын нәшер иткән иде. Габдулла Тукай иҗатының моңа кадәр игътибардан читтә калып килгән, укучыларга чагыштырмача аз мәгълүм булган яңа ягын – эчке дөньясын ачып биргән ул. 2016 елда ул төрекчәгә тәрҗемә ителеп, Анкара шәһәрендә басыла. Шулай ук әлеге китап начар күрүчеләр өчен махсус тавышлы итеп тә яздырыла. Күптән түгел тагын да шатлыклы хәбәр килеп ирешә – “Мәңгелек мәхәббәт” китабы өченче басмада мең ярым тираж белән Татарстан китап нәшриятында басылды.
Кичәне алып барган, Марсель абыйның тормыш юлын, иҗат юлын яктырта алырлык сценарий язган китапханәчеләребез, радиодан ягымлы тавышы белән күңелләрне инде күптән яулаган Ләйсән Габдуллина һәм шагыйрә Гөлчәчәк Садретдинова да чараның бизәге булдылар.
Ир кешенең бәхете, аның уңышлары һичшиксез хәләл җефетеннән дә тора. Марсель абыйның һәр сүзен дәвам итеп, хуплап, ул язган спектакльләрдә төп рольләрне уйнап, үзенең җылы карашы, йомшаклыгы белән аның иҗатына канатлар куючы, тормышына яктылык өрүче Лүзә ханымның да кичәне оештыруда тырышлыгы бар яклап та күренеп торды.
Марсель абый Гариповның иҗаты күпкырлы һәм үзенчәлекле. Иҗат кешесе өчен 80 яшь әле күп түгел. Якташымның киләчәге иҗат яктысыннан илаһи нурларга төренсен, мактаулы исемнәре, халык күңелен яуларлык китаплары киләчәктә дә күп булсын. Күңелендә иҗат тынгысызлыгы аны һәрвакыт кәламгә тартып яшәсен иде.
Алинә Хисамиева




Яңа комментарий өстәргә