
15-16 май көннәрендә Азнакай районында Татар әдәбияты көннәре булып узды. Бу әдәби бәйрәмдә Казаннан танылган язучылар Рабит Батулла, Марсель Галиев, Газинур Морат, Вахит Имамов, Нәбирә Гыйматдинова, Мансур Гыйләҗев, Шәмсия Җиһангирова, Рафис Корбан, Рәдиф Сәгъди, Вакыйф Нуриев, Дания Нәгыйм; Әлмәт бүлекчәсеннән Равил Сабыр, Нәфисә Сабирҗанова, Резеда Хәертдинова; Яр Чаллы бүлекчәсеннән Факил Сафин, Данис Хәйруллин, Лилия Гыйбадуллина катнашты.
Алар шәһәр гимназиясе һәм Урманай авылы урта мәктәбендә укучылар белән очрашты. Балалар китапханәсендә «Җырларымда гомер агышы» дип исемләнгән шагыйрә Галия Сәетшинаны искә алу кичәсендә катнашты. Аннары язучылар Туйкә авылында шагыйрь Илдус Гыйләҗев каберен зиярәт иттеләр, ә кич белән Чатыртауга сәяхәт кылдылар.
Әдәбият көннәре Азнакай шәһәренең 1нче урта белем бирү мәктәбендә халык язучысы Марсель Галиевның музей-иҗат лабораториясен ачу белән төгәлләнде.
Яңа комментарий өстәргә