Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Азнакайда Илдус Гыйләҗевны искә алдылар

15 гыйнварда Азнакай төбәгендә күренекле шагыйрь Илдус Гыйләҗевның тууына 75 ел тулуга багышланган искә алу чаралары узды. Шагыйрьнең Түйкә авылындагы мемориалына чәчәкләр куелды. Якташлары, Казаннан, Чаллыдан, Әлмәттән, Мөслимнән килгән каләмдәшләре -Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Марсель Галиев, Фоат Садриев, Факил Сафин, Рифкать Шаһиев, Нур Әхмәдиев шагыйрьнең каберен зиярат кылдылар, рухына догалар укыдылар. Искә алу чаралары Илдус Гыйләҗевның яңа чыккан “Яшәү-сөю” китабын тәкъдим итүгә багышланган тантаналы кичә белән төгәлләнде. Кичәне Азнакай муниципаль районы җитәкчесе Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин ачты.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина