Азнакай шәһәренең иҗат әһелләрен берләштергән «Гөлстан» әдәби берләшмәсе чираттагы киңәшмәсен табигать кочагында уздырды. Эш -мәшәкатьләре, иҗат турында гына сөйләшеп калмыйча, чәйләр эчеп, гармунчы шагыйрә Сәрия Сәгъдәтуллинаның тальян моңнарына кушылып, җырлап-биеп күңелле генә бәйрәм дә ясадылар. Иҗат уты белән янучыларның очрашуы гадәти генә түгел, алар үзләренең яңа шигырь-хикәяләрен дә укып күрсәттеләр.Шулар буенча фикерләр алыштылар. Алдагы көннәргә планнар корып куйдылар.
Яңа комментарий өстәргә