Күңелендә шигырь булган кеше, бервакытта да начар бәндә булмый. Бу сүзләрне 10 октябрьдә Азнакай Үзәк китапханәсендә язучы, И.Юзеев һәм Г.Исхакый исемендәге әдәби премияләр лауреаты Данис Хәйруллин әйтте. Биредә аның 80 еллык юбилеена багышланган «Чишмәләрдә күңел сафлыгы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Шагыйрьне ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр да котлады.
«Идарә утырышында Гаяз Исхакый премиясе мәсьәләсе каралганда Данис Хәйруллин тәкъдим ителгәч, барысы да бертавыштан хупладылар. Тирән кичерешләргә шундый бай, төрле хис-тойгыларга, уйларга этәрүче шигырьләр тудыра ала торган, үткен, зирәк акыл белән язылган кыю публицистик мәкаләләр авторын ничек хупламыйсың инде?!» — диде Равил Сабыр һәм юбилярның бер шигырен укып күрсәтте.
Шагыйрьдә дә шул ук гомер ләса,
Башкачарак кына гамәле:
Авызлыгын чәйни-чәйни яши,
Яза-яза яна каләме.
Утыз яшьтә чәченә чал иңә,
Кырык яшьтә кала чарасыз.
Илле яшьтә килеп керә кышка,
Йөгәннәрсез, атсыз, чанасыз.
Илле яшьтә сабый бала кебек
Кердә йөзгән, керсез калалган.
Гавам көзгесенең һәр ярчыгы
Йөрәгенә килеп кадалган.
Яраларын ялап яши шагыйрь,
Тере суын татый, үлесен.
Белмәгәннәр белми, белүчеләр
Бик теләми шагыйрь өлешен.
Ике килми гомер. Ә берсенә
Сыеп бетми шагыйрь гомере.
Язганнарын ятлап карагыз сез!
Уты кабар, көйрәр күмере.
Юбилярны шулай ук Азнакай районы мәдәният идарәсе җитәкчесе, Бөтендөнья Татар конгрессының Азнакай бүлеге рәисе Гөлсинә Хафизова, «Маяк» гәҗитенең баш мөхәррире Фәрхәд Шайхулов, Азнакай районы китапханәләре берлеге җитәкчесе Зөлфия Исламова, «Гөлстан» әдәби берләшмә җитәкчесе Гөлчәчәк Садретдинова һәм туган авылы Татшуганнан килгән кунаклар котладылар.
Данис Хәйруллин беренче шигырьләрен мәктәп елларында яза башлый. Матбугат битләрендә исә яшь автор 1979 елда басыла башлый. 1988 һәм 1991 елларда Татарстан китап нәшриятында шигъри җыентыклары дөнья күрә. Аның «Хәтер», «Йөрәк тибеше», «Казлар ник көлә?», «Сагыну», «Кар исе» исемле китаплары халыкта киң таныла. 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Аның күп кенә шигырьләренә Илгиз Закиров, Зөфәр Хәйретдинов, Альфред Якшембетов, Булат Җиһаншин кебек талантлы композиторлар көй язды.
«Бүген минем вакыт-вакыт күземнән яшьләр тамды, — диде юбиляр кичә ахырында. — Кайвакыт бу шигырьне яки хикәяне чынлап та мин яздым микән дип тә уйлап утырдым. Алар чынлап та чын күңелдән язылган. Минем бер уйлап чыгарган шигырем дә юк, алар барысы да минем күңелгә килгән әйберләр. Мин шигырьләремнең бер юлыннан да ваз кичмим, чөнки алар язасы килүдән генә түгел, язарга кирәк булганга язылган әйберләр».
Данис Хәйруллин милләт язмышы турындагы фикерләре белән дә бүлеште.
«Дин, рух, тел — безне саклый торган әйберләр. Әгәр дине булса, теле, милли рухы булса, безнең милләт яшиячәк. Безнең пәйгамбәребез әйткән, ата-ананың баласына биргән иң зур байлыгы — ул тәрбия, дигән. Без балаларыбызга күпме генә байлык калдырсак та алар аны бер-ике елда сарыф итеп бетеререгә мөмкин, ә менә тәрбия бер вакытта да юкка чыкмый. Ә тәрбия төшенчәсенә бик күп әйберләр керә. Иң беренче чиратта аңа тел керә. Үз халкыңның телен, мәдәниятен, тарихын белсә балаң, киләчәген бераз гына булса да күзалдына китерсә, иң зур тәрбия шул була инде. Тиккә генә әйтмиләр бит: күңелендә шигырь булган кеше, бервакытта да начар бәндә булмый. Шуңа күрә һәрбер балага шундый тәрбия бирергә тырышырга кирәк», — дип саный Дания Хәйруллин.
Аның юбилеена багышланган кичәдәге чыгышлар авторның шигырьләрен уку, аның сүзләренә язылган җырларны башкару белән үрелеп барды.



Яңа комментарий өстәргә