Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Азнакай районында Рөстәм Зәкуанов истәлегенә мемориал ачылды

2 июньдә шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Зәкуановның туган ягында, Азнакай районының Үчәлле авылында, мемориаль стела ачу тантанасы булды. Чара ТР өченче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, ТР Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатының тууына 65 ел тулуга багышланган иде.

Үчилле авылы Иҗтимагый үзәге каршындагы скверда мемориаль стела ачу тантанасында чыгыш ясаганда, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин Рөстәм Зәкуановның район тарихында якты эз калдыруын билгеләп үтте. “Янтарь” совхозы директоры, район башлыгы урынбасары, ТР Дәүләт Советының Икътисад һәм эшмәкәрлек үсеше комитеты рәисе урынбасары, Таттелеком компаниясенең матбугат хезмәте җитәкчесе булып эшләгәндә, ул кешеләр өчен район һәм туган республикабыз өчен күп эшләде, – диде ул. – Азнакай халкы шундый кешеләрне, күренекле якташларыбызны хәтерли һәм хөрмәт итә. Рөстәм Зәкуановның истәлек тактасын урнаштыру инициативасы Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллинныкы, һәм ул проектны гамәлгә ашыруда да һәрьяклап ярдәм итте. Оештыручыларга, барлык авылдашларга һәм азнакайлыларга истә калырлык шундый чара өчен рәхмәт!”

Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев үз чыгышында Азнакай җирлегендә күп кенә күренекле язучылар, артистлар, рәссамнар, талантлы җитәкчеләр үсеп чыкканлыгын билгеләп үтте. “Рөстәм Зәкуанов үз авылының, районының, үз халкының лаеклы улы иде, – диде ул. – Республика парламенты депутаты сыйфатында гади кешеләр мәнфәгатьләрен яклады. Һәрвакыт актив һәм эшлекле булды, теләсә нинди эшне ахырына кадәр җиткерә иде. Һәм һәрвакыт тагын да күбрәк эшләргә ашыкты”.

Стела ачу тантанасында шулай ук ТР Язучылар берлеге һәм Азнакай районы мөхтәсибәте вәкилләре, Рөстәм Зәкуановның туганнары һәм якыннары чыгыш ясады.

gossov.tatarstan.ru


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева